Татарстан Республикасына Самара өлкәсеннән делегация килде

2018 елның 20 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Самара өлкәсеннән төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эшенә идарәсе җитәкчесе Рудольф Ильин башлыгында делегация килгән иде. Аның составында 14 кеше – авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре булды.

Делегация әгъзалары Кукмара муниципаль районында булдылар, анда алар «Димитриев Р.П.» КФХында, Вахитов ис. АХҖКында һәм «Урал» АХҖКында сөт терлекчелеге буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Кунаклар белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин һәм «ДеЛаваль» АҖенең капиталь җайланмалар сату буенча менеджеры Артем Чурин йөрделәр.

Роберт Димитриев хуҗалыгында делегация әгъзалары терлекчелек биналарын карадылар һәм Татарстанда крестьян-фермер хуҗалыклары өчен гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары белән таныштылар.

АХҖКында алар икенче чиратта төзелә торган җитештерү участокларын карадылар, шулай ук заманча азык әзерләү үзәге белән таныштылар. Хуҗалык рәисе урынбасары Рәис Хөсәеинов предприятиенең икътисадый-җитештерү күрсәткечләре турында, сыерларны иректә тотуның өстенлекләре һәм югары продуктивлы бозаулар үстерү технологияләре турында сөйләде. Эре мөгезле яшь терлекләр өчен баланслы туклану рационы, шулай ук җылы су белән эчерү оештырылган.

«Урал» АХҖК рәисе Газинур Хәбибрахманов кунакларга күптән түгел файдалануга тапшырылган «Карусель» сыер саву залы белән сөт комплексын, катнаш азык әзерләү һәм эре мөгезле терлекләр өчен азык рационнарын төзү методикасын күрсәтте.

«Безнең сәфәрне оештыручыларга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм ДеЛаваль компаниясенә без рәхмәтле. «Димитриев Р.П.» КФХына, Вахитов ис. АХҖКына һәм «Урал» АХҖКына безгә сөтчелек фермаларын күрсәтүдә шундый мөмкинлекләр оештырган аерым рәхмәт белдерәсе килә. Бу безнең өчен гаять зур тәҗрибә булды», – дип, үз фикерләре белән бүлеште Самара өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эшенә идарәсе җитәкчесе Рудольф Ильин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International