«Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна көзге арыш. Актаныш муниципаль районында урак өсте кысаларында һәркөнне «Кызыл олау», чарасы үткәрелә.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 31 июленә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 133,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планнан 9% тәшкил итә. Тулаем җыем – 404,4 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 30,3 ц/га.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базаларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Баулы районында урып-җыю эшләре, гадәттәгечә, комбайннар парадынан башланды. Ашлык җыю комбайннарын кабул итү буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия баулыларның уракка ныклап әзерләнүләрен билгеләп үтте. Шунда ук алар африкача чәчләрен үргән, җирән чәчле, комбайнчы һөнәрен үзләштерегә хыялланучы кыз белән дә таныштылар.
Урып-җыю кампаниясе чорында һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Район мәдәният йорты агитбригадасы «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен аларның күңелләрен күтәрерлек, алар яраткан матур җырлар яңгырады.
Узган шимбәдә Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга һәм туфрак эшкәртүгә әзерлеге тикшерелде. Шуннан соң район хуҗалыклары көзге бодай һәм көзге шепкән культураларын урып-җыюга керештеләр.
Татарстанның барлык районнары диярлек бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 30 июленә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 315 мең тонна җыелган, шул исәптән көзге бодай – 289,2 мең тонна, көзге арыш – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна.
Татарстан Республикасында бүгенгә 44 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 3%ында, ашлык суктырылган, барлыгы 142 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - 32,3 ц/га. Мондый белешмәләрне бүгентр Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Татарстан Республикасы хуҗалыкларында 800 мең тонналап азык әзерләнгән, бу шартлыча бер хайванга 13,6 центнер туры килә.
Бүген Татарстан Республикасының 31 муниципаль районында актив рәвештә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча 27 июльгә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 28 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 1,9% тәшкил итә. Тулаем җыем - 90,6 мең тонна, уртача уңдырышлылык - 32,3 ц/га.