Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар һәм терлекләрне кышкы чорга күчерү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды.
Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре катнашты.
Гомумән алганда, бу елның 9 аенда терлекчелек күрсәткечләрен уңай дип әйтергә була.
Республика буенча 721,0 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән сыерлар - 241,7 мең баш. 989,8 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 102%) сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача савым - 4241 кг, 291,9 мең тонна (103%) терлек һәм кош ите җитештерелгән, туган бозаулар саны узган ел дәрәҗәсендә - 216 мең баш.
Сөт җитештерү күләмнәрен иң күп арттыручылар: Әлмәт, Кукмара, Чирмешән, Мамадыш муниципаль районнары. Түбән күрсәткечләр Мөслим, Бөгелмә, Чистай муниципаль районнарында күзәтелә.
Якын арпада Татарстан Республикасының проблемалы 100 хуҗалыгы белән киңәшмә уздырылачак.
Бүгенге киңәшмә барышында “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады. Ул бозаулар туу күрсәткечләре, сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасының Актаныш, Әтнә, Биектау, Кама Тамагы районнарында селекция-нәсел хезмәте эшенең нәтиҗәләре турында район белгечләре чыгыш ясадылар.