Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды

2018 елның 6 октябре, шимбә

Бүген  Бүген  Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының   Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре узды.  Ярмаркәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыкты.

Продуктларны һәм товарларны республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм АПК предприятиеләре китерде. Казан ярминкәләренә  44,4 млн. сумлык продукция китерелгән, товар  белән килгән машиналар саны –   563.

Казан ярминкәләренә 330 тоннадан артык бәрәңге,  155 тоннадан артык  башка   яшелчәләр,  32 тоннадан артык сыер ите,  9,6 тоннадан артык дуңгыз ите,    2 тонна сарык ите,  18 тоннадан артык кош ите,  260 тонналап ашлык, 44,5 тоннадан артык шикәр комы, 20 тонналап үлчәүле сөт китерелгән. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре шулай ук  казылык, йомырка, ярмалар, макарон  әйберләре, он, бал, ак май, көнбагыш мае, сырлар, икмәк, балык һәм башка товарлар китерделәр.

 «Казан» агросәнәгать паркы»  ААҖендә (Аграрный ур., 2) Мамадыш, Арча, Апас, Балтач  муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылды. 

Агросәнәгать паркының ярминкә мәйданына    авыл хуҗалыгы продукциясе белән  110 машина килгән,  10,3 млн сумлык продукция китерелгән.

«Бүген ярминкәгә бәрәңге, кишер, суган, кәбестә, чөгендер алып килдек.  Быел бәрәңге уңышы әйбәт булды, шуңа күрә бәясе дә түбәнрәк.    Башка ярминкәләрдә бер килосы 12 сум булса, бездә ул 10 сум.  Шәһәр халкына тагын үзебез әзерләгән казылык әйберләре,  икмәк,  кондитер әйберләре,  лимонад, макарон саттык», - диде Мамадыш кулланучылар җәмгыяте рәисе  Мансур Фәхриев.

Ярминкәгә ит, балык, йомырка, ярмалар, макарон  әйберләре, он, бал, ак май, көнбагыш мае, сырлар, икмәк һәм башка товарлар китерделәр.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш,  ярминкәдә   агросәнәгать комплексының эре оешмалары – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ,  Татарстан Республикасы Кулланучылар  кооперациясе оешмалары берлеге,  «Татагролизинг» АҖ,  “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, «Яратель» кошчылык фабрикасы”, “Милли сәүдә маркасы” ДУП,  «Р-Агро»   ҖЧҖ, «Натураль продукт» ҖЧҖ,    “Бөреле” ЯАҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ЯАҖ, «Залесный» АФ” ҖЧҖ, Мотыйгуллин Р.М. ИП,  «Казан сөт  комбинаты» ҖЧҖ, «Пестречинка»  ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ,  “Арча балык хуҗалыгы”   “Касыймов”   МК” ҖЧҖ   һәм башка оешмалар продукциясе дә сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International