Игенчеләр сараенда “Орлыкчылык турында” федрераль закон проектын карадылар

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген Игенчеләр сараенда “Орлыкчылык турында” федераль закон  проектын карау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы  Ирек Садыйков, «Россельхозцентр» ФДБУенең ТР филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «РФ Дәүләт сорт комиссиясе” ФДБУенең ТР филиалы җитәкчесе    Виталий Новичков, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге, ашлык һәм аның продуктлары   сыйфаты һәм иминлеге өлкәсендә күзәтчелек бүлеге башлыгы  Альберт Кадыйров,  «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры  Юрий Еров, «Алчак» ҖЧҖ генераль директоры Фәрид Измайлов, Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау   һәм селекция кафедрасы профессоры  Фәнүсә Кадыйрова, РФА КазФҮ ФТҮнең аерымланган   структур бүлекчәсе - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре-селекционерлары  Ирина Фадеева, Александра Фадеева, Нурания Василова катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучыла закон проектына карата үз искәрмәләрен, тәкъдимнәрен  әйттеләр, алар беркетмә  рәвешендә РФ  Авыл хуҗалыгы   министрлыгына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International