Татарстанда техник авыл хуҗалыгы культураларын җыюның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов кырларда техник культураларны җыюның барышы белән таныштырды. Республикада майлы культуралар 124 мең гектар мәйданда чәчелгән, бүгенгә 10,5 мең гектары җыелган. Уртача уңыш - 17 ц/га. Бүгенгә 18,2 мең тонна уңыш җыелган.
Шикәр чөгендеренә килгәндә, ул республикада 60%тан атык мәйданда җыелган. 1,4 млн. тонна уңыш алынган, уртача уңыш - 350 ц/га. Алдынгылар арасында – Зәй (293 мең тонна), Сарман (287 мең тонна) һәм Мөслим (140 мең тонна) районнары.
Туфрак эшкәртү 1,65 млн. гектарда, ягъни 84% мәйданда башкарылган. Узган атнада игенчеләр 170 мең гектар җир сөргәннәр. Тагын 300 мең гектар калган, әмма монда әле 100 мең гектар көнбагыш һәм 50 мең гектар кукуруз бар әле. «Бу җирләрне көздән эшкәртеп калдырырга кирәк, хәтта алар киләсе елда чиста пар килеш калдырылырга тиеш булса да. Чөнки җәен туфракта дым тупланмый», - диде министр.
Марат Әхмәтов Актаныш, Арча, Балтач, Зәй, Саба, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнарында туңга сөрүнең тәмамланып килүен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук аграрийларга техниканы киләсе елга чәчүгә әзерли башларга кирәклеге турында искәртте. Ул техниканы вакытында кышкы саклауга куярга, дефектовка үткәрергә һәм авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы ремонтлауны оештырырга өндәде.