ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Кичә  Арча  муниципаль районында  Мәдәният  йортында  умарталарны  кышка әзерләү  буенча  зона  семинар-киңәшмәсе  узды. Чарада «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры  вазыйфаларын  башкаручы  Ринат Нәбиуллин,   «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры  урынбасары  Фәрит Вәлиуллин,  Арча  районында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Ренат Гатиятов, Арча  муниципаль районының  умартачылык  җәмгыяте  рәисе    Ядкарь Мөхәммәдиев,  «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ белгечләре, «Арча  районы  дәүләт   ветеринаримя берләшмәсе»  ДБУ табиб-бактериологы   Фәрит Гыйләҗев һәм Арча,  Балтач, Буа, Биектау, Зеленодольск, Кама  Тамагы,  Кукмара, Мамадыш, Питрәч,  Саба  һәм Теләче муниципаль районнарының  барлык  милек  рәвешләрендәге  умартачылары  катнашты.    

Тукай   муниципаль районында   «Сәйдәшев  ис. АХП» ҖЧҖ базасында  семинар-киңәшмә  узды.  Анда  терлекләрне  кышлату,  авыл  хуҗалыгы  техзникасын  кышкы  саклауга  кую  кебек  мәсьәләләрне карадылар. Киңәшмәдә  муниципаль район  башлыгы   Фаил Камаев, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре,  районның  Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   белгечләре  катнашты.

Республика территориясендә  орлык    кукурузын  җыю  дәвам  итә.  

3 ноябрьдә  Яңа  Савин  районында     «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Авиатөзелеш районында «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы сәүдә  мәйданчыгында   (Ленинград ур., 27)  Татарстан  кулланучылар кооперациясе  оешмалары  берлеге  ярминкәләр  оештыра. Район кулланучылар җәмгыятьләре  халыкка  үз продукциясен  тәкъдим  итәчәк,  шулай  ук  җәмәгатьчелек туклануы  урыннары һәм      зур  концерт   программасы  оештырыла. 


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018  елның   июль   азагында Министрлык  тарафыннан «Татарстан  Республикасы  АПКсының  иң  яхшы  комбайнчысы»  дигән  республика  конкурсы  игълан  ителгән  иде.   

Бүген Зәй  муниципаль районында  “Заман” агросәнәгать паркы  территориясендә  “Зәй элеваторын”  ачу  тантанасы  булды,  аны  төзүгә 1,5 млрд. сум инвестиция  кертелде.    

 Казани 26-27 октябрьдә  18  яшьтән  яшьрәк  булмаган  ирләр  һәм хатын-кызлар  арасында ирекле  һәм  классик   стильдә  Билбау  көрәше  буенча  дөнья     чемпионаты  узды. Ярышларда  42  илдән  200дән  артык  спортчылар  катнашты.   Россия    җыелма командасы  составында  Татарстан  Республикасыннан    16 көрәшче  бар  иде,  алар  ил  Чемпионатында  1  һәм 2  нче урыннарны  яулаган  спортчылар.  Дөнья     чемпионаты  йомгаклары  буенча  Татарстан  Республикасыннан  барлык  вәкилләр дә җиңүчеләр  булдылар  һәм  призлар  алдылар.      

Utama.ru. программачыл  продукты авыл  хуҗалыгы  базарында  катнашучыларның   бердәм  логистик  системасы  буларак төзелде  һәм   «Иҗтимагый  туклану  комбинаты»  мәйданчыгындагы   кооперация  нигезендә  икътисадый  күрсәткечләрнең  тотрыклы  үсешен  тәэмин  итү   юнәлешендә  эшли.  


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  Кукмара  муниципаль районына  аның  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар   кооперативлары   эшчәнлеге  белән танышу  максатында  килде. Аның  белән бергә   Кукмара муниципаль районы  башлыгы    Сергей Димитриев  һәм  Татарстан  кулланучылар  оешмалары  берлеге  идарәсе  рәисе  башлыгы   Мәхмүт Фәттахов  йөрде.

Менделеевск Менделеевск   муниципаль районында  алдынгы    авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләрен  котладылар. Тантаналы  чарада    катнашучы  авыл  хуҗалыгы  алдынгылар  район   башлыгы   Валерий Чершинцев котлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International