Бүген Министрлыкта гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлауны һәм реконструкцияләүне финанслашу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан 2018 елның 26 ноябреннән 6 декабренә кадәр зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.
«Кыенлыклардан курыкмыйча, алга барырга, үз көчеңә ышанырга кирәк”, – дигән өндәмә бирде Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникасын кышка, шулай ук чәчүгә әзерләү, терлекләрне кышлату һәм орлыкларны кышкы саклауга салу мәсьәләләре буенча узган семинарда. Хуҗалыкны карап чыкканнана соң, Рөстәм Кәлимуллин техниканың торышын, аны тоту шартларын уңай бәяләде.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ «Мин терлекчеләр династиясеннән» конкурсын уздыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
2018 елның 16 - 17 ноябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Бүген Татарстан башкаласында 11 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. площадках столицы Татарстана состоялись сельскохозяйственные ярмарки. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыкты.
Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Республика буенча 2,1 млн. тонна чөгендер уңышы җыелган, уртача - 334 ц/га. Шикәр заводларына 1,2 млн. тонна чөгендер китерелгән, 130 мең тонна шикәр җитештерелгән.
«2013 – 2023 елларга Татарстан Республикасында газ ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 22 - 26 октябрьдә Игенчеләр сараенда табигый газга - метанга күчерелгән автотранспорт чараларын йөртү һәм аларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләре буенча машина йөртүчеләр, техник персонал һәм җаваплы затлар өчен уку курслары узды.
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә «Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең резервын әзерләү» программасы буенча 360 сәгатьлек курслар узды.