Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Бүген Игнчеләр сараенда “Ак Барс” көрәш бергәлегендә татар-башкорт милли спорт “Көрәше” буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты.
24 ноябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектына керүче «2019 елда фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын булдыру» федераль проекты буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Проект 4 чараны үз эченә ала: КФХларга яисә «Агростартап» проектларына (2 төр) грант ярдәме, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын (СПоКларны) үстерүгә субсидияләр бирү, авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәгенең эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүгә, фермерларга ярдәм итүгә субсидияләр бирү.
«Агрокөч» Househam компаниясе белән күпэтаплы хезмәттәшлек турында килешү төзүне планлаштыра. Бу хакта сөйләшүләр Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында узачак. Беренче этапта «Агрокөч» холдингы предприятиеләрендә сынау өчен ике сиптергеч кайтару планлаштырыла. Мондый техникага ия булу кырларны эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм нәтиҗәдә уңышның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Татарстанда 2018 елның 26 ноябреннән 6 декабренә кадәр зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.
Тәтеш муниципаль районында авыл эшкуарлыгын үстерү проблемалары буенча стратегик сессия узды. Чарада Татарстанның җиде районыннан башкарма комитетлар җитәкчеләре урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре һәм эшкуарлар катнашты.
2018 елның 20 -22 ноябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре өчен укулар узды
Бүгенгше көнгә Зәй шикәр заводы эшкәртүгә 1000370 тонна шикәр чөгендере кабул итте, шул исәптән Зәй районы агрофирмаларыннан – 350 мең тоннага якын. 2018 елда “Зәй шикәре” заводында 1100 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртүне һәм 154 мең тоннадан артык шикшр комы, 46 мең тонна грануллы чөгендер түбе (жом), 36 мең тонна патока-меласса әзерләүне планлаштырды.