ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Елена  Фастова  җитәкчелегендә узган     агроиминләштерүне  үстерү  мәсьәләләре буенча  видеоконференция режимындагы   киңәшмәдә  катнашты.     Чарада  шулай  ук  министр  урынбасарлары    Нәҗип Хаҗипов,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  үсемлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков, финанслау  бүлеге  башлыгы    Марсель Мәхмүтов,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре,   АПКның  төбәк  идарә  органнары  вәкилләре,  республика  территориясендә  дәүләт  ярдәме  белән  иминләштерүне  гамәлгә  ашыручы   иминият  компанияләре  вәкилләре  катнашты.  

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча  2018  елның  19  ноябренә     авыл  хуҗалыгы  оешмалары  тарафыннан  тәүлеклек  сөт сату  күләме    40,4 мең  тонна  тәшкил  итте, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда   4,5%ка күбрәк    (2017 елда   – 38,7 мең тонна).

 21 - 23 ноябрьдә  “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем  бирү ФДБМУендә «Органик  авыл  хуҗалыгы» программасы  буенча курслар узды.  

«Агрокөч»  АҖ Househam компаниясе  белән  күпэтаплы  хезмәттәшлек  турында   килешү  төзеде.  Аны  имзалау    процедурасы    Россия-Британия    бизнес-форумы  кысаларында  узды.    Беренче  этапта   «Агрокөч» холдингы  предприятиеләрендә  сынау  өчен  ике  сиптергеч   кайтару  планлаштырыла.    Мондый  техникага  ия  булу   кырларны  эшкәртүнең  нәтиҗәлелеген  арттыруга һәм  нәтиҗәдә уңышның  сыйфатын  күтәрүгә  ярдәм  итәчәк.     


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин  Лаешта авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре буенча     зона   семинар-киңәшмәсен  үткәрде.  Кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны,  крестьян - фермер хуҗалыкларын    үстерүгә  ярдәм  итү мәсьәләләре буенча  фикер алышуда  унбер  муниципаль районның  башлыклары,  аграр сектор  вәкилләре,  республика   парламенты  депутатлары,  шулай  ук    республиканың  профильле  министрлыклары һәм   ведомстволары  вәкилләре  катнашты. 

Татарстанда татар атлары токымын яңарту буенча актив эш алып барыла. Бу токым атлар җирле абориген төркемнәргә керәләр. Алар түзем булулары,  табигать шарталрына тиз җайлаша алулары һәм канэчкеч бөҗәкләргә һәм  аеруча киң таралган авыруларга чыдам булулары белән аерылып торалар.     Аларны үрчетү фермер хуҗалыкларында табынлы атчылыкта зур уңыш  китерә.    

2018 елның  22 - 25 ноябрендә  Алексеевск шәһәр тибындагы  поселогында  Татарстан  Республикасының ХV нче «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы  программасы кысаларында  авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының  финал уеннары узды.      

Республиканың  муниципаль районнарында  техниканы   кышкы  саклауга  кую  һәм  машина-трактор  паркының  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  алдагы  чәчү  сезонына  ремонтлауга  әзерлеге    буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурслар  узды.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  боерыгы  нигезендә комиссияләр  ГОСТ 7711-2009  буенча   авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  ашлык  җыю һәм азык  җыю  комбайннарының, чәчү, туфрак  эшкәртү агрегатларының   торышын,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлауның  барышын,  машина-трактор  паркларының  торышын,  хезмәткәрләрне  матди  кызыксындыру   һәм  хезмәтне  саклау дәрәҗәсен   бәяләргә  тиеш  иде.    


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Республикада бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг минераль ашлама кертү  бурычы куелган.  

22 – 24 ноябрьдә “Ак Барс” көрәш  бергәлеге  сараенда    татар-башкорт  милли спорт  “Көрәше”  буенча   Татарстан  Республикасы   чемпионаты узды.  Аны  ябу  тантанасында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  шулай  ук    Татарстан  Республикасы спорт министрының  беренче  урынбасары    Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан  Республикасы Теләче  муниципаль районы  башлыгы    Илдус Зарипов  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International