Марат Әхмәтов: машина-трактор парклары 1 апрельгә кадәр чәчү кампаниясенә әзер булырга тиеш

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Авыл  хуҗалыгы техникасы яхшы  ремонтланганда, чәчү  кампаниясен   оптималь  срколарда  башкарып  чыгарга  мөмкин.   2019 елгы  чәчү   кампаниясенә 11 мең трактор,  6шар  мең чәчкеч һәм  культиватор, 650 киң колачлы  куәтле  трактор  җәлеп  ителәчәк.    Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  сөйләде.  Аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы таләпләре  буенча,  барлык  техника  да  1  апрельгә кадәр  ремонтланып  беткән  һәм  машина-трактор паркы  чәчү кампаниясенә  әзер  булырга   тиеш», – диде  Марат  Әхмәтов.

Бүгенгә  республикада  тракторларның   64%тан, культиваторлар  һәм чәчкечләрнең 76%тан һәм  чәчү  комплексларының 51%тан     артыграгы   ремонтланган.   Әмма  бүгенгә    3700 трактор ремонтланмаган  әле,  шул  исәптән  324 – чит  илнекеләр.   Алексеевск, Чирмешән, Чүпрәле, Әлки һәм Югары  Ослан  районнарында   тракторларның  яртысы  да  ремонтланмаган әле, бу  районнар  хуҗалыкларына  темпларны  арттырырга  кирәк.      

Чәчкечләр   80 процентка  әзер, тагын    1300 берәмлек төзәтәсе  калган. «Төзәтелмәгән  чәчкечләр  Чүпрәле, Яңа  Чишмә, Югары  Ослан, Әлмәт  районнарында  күп әле. Әлки  һәм Югары  Ослан  районнарында   барлык  чәчкечләрнең  биштән  бере  дә  әзер  түгел», – дип  ассызыклады   министр.

Чәчү  комплексларын  язгы  кыр  эшләренә  әзерләүгә  аеруча  игътибар  итәргә кирәк,  дип  саный  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы.   Аның  әйтүенчә,   «аларның  мөмкинлеге  бездә  70%ка кадәр  бөртеклеләрне  чәчәргә җитәрлек» һәм аларны  файдалану  бер  үк  вакытта  дүрт агроалымны  үтәргә  мөмкинлек  бирә,  бу  чәчү  чорында  дымны  салап калу  өчен  бик  мөһим.      504 комплекстан  245ен  төзекләндерәсе калган.  Чирмешән районында    кыр  эшләренә   8 чәчүлек   комплексын  әзерләп  бетерәсе   калган,  Әлки районында   – 9, Спаста   – 11.

Республиканың  авыл  хуҗалыгы  техникасы,  алар   яхшы  ремонтланганда, эшне  нәтиҗәле  оештырырга һәм чәчү  кампаниясен   оптималь  срколарда  башкарып  чыгарга    мөмкинлек  бирә, дип  саный  Марат  Әхмәтов.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, үз чиратында,  аграрийларны  авыл  хуҗалыгы   техникасына  карата  җаваплы  һәм  игътибарлы  булырга  өндәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International