Карелиядә Халыкара керкә(форель) форумы узачак

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елның 12 - 13 мартында Петрозаводск шәһәрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Заманча технологияләр. Иминлек һәм хокукый җайга салу» Халыкара керкә(форель) форумы узачак. Форумны Балыкчылык буенча федераль агентлык, Карелия Республикасы Хөкүмәте, Социаль инициативаларның илкүләм агентлыгы оештыралар.

Форумда хакимият органнары җитәкчеләре, Россия һәм чит илләр компанияләре, фәнни-тикшеренү һәм уку оешмалары вәкилләре катнаша. Форум чараларында балыкчылык буенча халыкара хезмәттәшлекне үстерү, ресурсларны һәм табигатьне саклау буенча заманча технологияләрне гамәлгә кертү, шулай ук сәламәт балыклар үрчетү, аквакультура продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итү, электрон ветеринария сертификациясе булдыру мәсьәләләрен хәл итүгә игътибар биреләчәк.

Форум турында төгәлрәк мәгълүмат һәм чаралар программасы белән Карелия Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International