Авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләренең вәкаләтләрен арттырырга уйлыйлар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Җир кишәрлекләре  белән  эш итүгә бәйле  булмаган  алыш-бирешләр   барлык  кооператив исеменнән  аның  рәисе карары  белән башкарылырга  мөмкин.   Шундый  үзгәреш  кертә  торган  төзәтмәләр  шушы  көннәрдә  Дәүләт Думасына  керде.    Алар   «Авыл  хуҗалыгы   кооперациясе турында»   Федераль  законга  кертергә  тәкъдим  ителә.  Бу  инициативаны   Самара  губерна  думасы   депутатлары  кертте. 

Бу  хуҗалык  эшчәнлеген  алып  бару   процессын  камилләштерү  максатында  тәкъдим  ителә.    Кооператив үзенең  коллегиаль органы   хуплауны  таләп  итә  торган  күп  алыш-бирешләр  ясый.    Бу  кооператив өчен  мөһим карарларны  оператив  кабул  итәргә комачаулый.     Шул  ук  вакытта,    авторлар  фикеренчә,   кооператив идарәсенең  еш  үткәрелә торган утырышлары  хезмәткәрләрне  эшләреннән  аера.  Бу,  үз чиратында,  икътисадый күрсәткечләргә  тискәре  йогынты  ясый.

Депутатлар, җир  кишәрлекләрен биләүгә,  алардан  файдалануга һәм алар  белән эш итүгә,  шулай  ук  җир кишәрлекләре  сатып  алуга   бәйле  булмаган  алыш-бирешләр кооператив исеменнән  аның  рәисенең  карары  буенча  гына  да башкарылырга  мөмкин,  дигәнне кооператив уставларына кертеп калдырырга  тәкъдим  итәләр.  

Әмма   авторлар  рәис  тарафыннан  башбаштаклык  күрсәтүне  булдырмау   механизмнарын да  күздә тоталар.  Мондый  алыш-бирешләрнең  иң чик суммасы  кооператив уставында  билгеләнә,  әмма  ул,  җир  кишәрлекләре хакын һәм  төп акчалар суммасын  кертмичә,  кооператив активлары  хакының гомуми  суммасыннан 10%тан  артмаска тиеш.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International