Баулы районыннан бердәм гаиләнең сөт бизнесы

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирелә.  Бүген  һәр районда  үз эшен  ачкан  һәм аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.   Баулы  районыннан  Садыйковлар  гаиләсе  -  шундыйларның  берсе.

  2012 елда  ук  инде  Баулыда  алар  сөт  продукциясен  эшкәртү буенча   цех төзиләр.  Башта  аның  мәйданы    350 квадрат  метрдан  аз гына зуррак  була.    Бүген  «Садыйков Р.А.»  КФХ цехы дүрт мәртәбә  диярлек   арткан,      яңа  җайланмалар кулган,  продукт   процессы  автоматлаштырылган.     Яңа  җитештерү  линиясе  чыгуга  әзерләнә   – Баулы  сөт цехының эчәргә әзер  сөте  һәм  әчетелгән  сөт  продукциясе  тиздән   ПЭТ-шешәләрдә  чыга  башлаячак.    Предприятие аягында  нык тора.  Аның  продукциясен  Баулы  районы  халкы  гына түгел,  ә   аннан  читтә: Бөгелмә,  Әлмәт, күрше  Башкортостан   халкы  да  яратып  өлгергән инде.  Моннан  тыш,  крестьян - фермер хуҗалыгының  продукциясе  районның   балалар  бакчаларына,  мәктәпләренә һәм шифаханә   учреждениеләренә дә  җибәрелә.    Бөтен  сәүдә  нокталарына чыгарыла,      һәркөнне   100дән артык   контрагент  башкарыла.  Продукция җитештерелүгә  сатып  алучылар  өстәленә эләгә.  

Менә  әле  сигез  ел  элек  кенә  барысы  да  шома гына бармый  иде.   Чөнки  барысы да  нульдән башланган – бина төзү дә,  җайланмалар  сатып алу да,  җитештерү  технологиясен үзләштерү  дә -  барысы  бер  вакыта  башлана.    Равил  Садыйков «60/40», «Лизинг-Гранд» программаларында  актив  катнаша.  Бу  ике  программа да  эшлекле  кешеләргә  ярдәм  итүгә  юнәлдерелгән.  Беренчесе – Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  гамәлгә ашырыла  торганы  - җитештерүчеләргә  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм техник җайланмалар  сатып  алуда  ярдәм  итсә,  икенчесе  - җайланмаларны    арендалау шартнамәсе (лизинг) буенча  түләүләргә бәйле  чыгымнарны  өлешчә  финанслауга  субсидия  бирә. 

– Хәзер  эшкуарга,   дәүләт ярдәменнән  башка, эш башлау  гына түгел,  ә бизнесны  алып  бару  да  бик  авыр, – дип сөйли   Равил Садыйков. – Республика миңа   финанс белән ярдәм  итте,  аерым алганда,  җайланмалар  сатып алырга,    цех төзергә. Җирле  хакимиятнең  дә ярдәме  зур  булды,   бигрәк  тә әзер продукцияне урнаштыруда, сатуда.   Бу  бит  җирле  продукция.

Хәзер  инде  җитештерү җайга  салынган,  халык  та  продукцияне үз итә,  теләа  ала,  әйбәт сатыла,  бер  урында  гына тормыйча,   заманага  яраклашырга  тырышып эшли   цех.  Узган  ел  гына  әле     предприятие ПЭТ-шешәләр ясау  һәм аларга  сөт  һәм әчетелгән  сөт  продукциясе тутыру  өчен    тагын  бер  кыйммәтле  җайланма сатып  алган. Якынча бер  айдан  яңа  савытларга  тутырылган  сөт  продукциясе  кибет  киштәләренә  чыгачак.   Ә соңрак  кефир һәм катык  та  шешәләрдә  чыга  башлаячак.    

– Мин авылда  үстем.  Балачактан  ук   чын  сөт эчеп үстек,   сөт  продуктлары  өстәлдән  төшми  иде.   Мин аларның  тәмен  әле  дә  тоям  кебек, – дип  сөйли  Равил  Әхсән улы. –  Безнең район кешеләренең  дә  коры  сөт, үсемлек  майлары һәм башка   консервантлар  кушылмаган натураль  продуктлар  белән туклануын  телим. Бу – минем  төп  максатым  иде.  Җитештерүнең  тагын  бер  үзенчәлеге  бар –   цехта  майсызландырылган  продукция чыгарылмый.   Беренчедән,  тәме бөтенләй  башка була,  икенчедән,  андыйларны  сатып алучылар да  күп түгел.

Автоматлаштырылган  җайланмаларда  эшләүче  персонал даими  рәвештә белемнәрен  арттырып  торалар.  Әзер  продукция  суыткыч камераларда  саклана, аларның      температура  режимнары  да   автоматлаштырылган.     Санитария   нормалары  һәм кагыйдәләре  төгәл үтәлә.     2015 елдан  голланд сыры һәм ак май җитештерүгә  кулланышлы  сыйфат менеджменты системасы  гамәлгә кертелгән.    ХАССП системасы (куркынычсызлыкны  анализлау һәм критик  контроль нокталары)  буенча  контрольне  ике  җитештерү  лабораториясе башкара.    

Чимал  кайтару  да  яхшы  җайга  салынган.   Сөт һәркөнне Баулы  районы  хуҗалыкларыннан  килә.    Предприятие аларның  күбесе  белән  беренче  эшли башлаганнан  көннән  үк  хезмәттәшлек  итә.  Сөт эшкәртүгә алынганчы барлык  тикшерү  этапларын  уза: сыйфаты,  сорты тикшерелә,  суытыла һ.б.    Сөтне  пастеризацияләү, деаэрацияләү һәм суыту   махсус җайланмада   (ПОУ-5000КУ) башкарыла.  Чистрту, нормалаштыру һәм аерту  сөт  өстен  аера  торган   сепараторда  (Ж5-Плава-ОС-5) башкарыла.  Шуннан  соң  сөт  эчә торган  сөт һәм әчетелгән сөт  продукциясе  әзерләү  өчен  җибәрелә.     Сөт  өстеннән  май, каймак әзерләнә.  Сөт  цехының  гомуми   продукциясе ассортименты    35тән артып  китә. 

Эшкуарлык  эшен  җиңел дип атап  булмый. Ул  күп вакыт  һәм көч сарыф  итүне таләп  итә.    Әмма  предприятиенең  җитәкчесе  Равил  Садыйковка беренче  көннән  үк  аның  хатыны һәм ике  баласы  ярдәм  итәләр.   Алар  үзләре  дә шул    цехта  эшлиләр.  Хатыны   Ания Мәҗит кызы  һәм кызы    Алия –   цехка нигез салынганнан  бирле  шунда,  ә улы  Ранил да  озакламый  аларга  кушылачак.   Быел ул «инженер-технолог» белгечлегенә укуын  тәмамлый.   Димәк,  аның  әтисенең  эше дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International