Авыл җирлегендә күпьеллык хезмәте белән абруй һәм ихтирам казанды

2019 елның 9 феврале, шимбә

Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое – Галиуллин Шамил Хәлил улы. Бүген ул Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ленин ис. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының “Теләче Агро” ҖЧҖ) ветераны һәм директор урынбасары.

Шамил Галиуллин 1949 елгың 8 февралендә Саба районы Сәүш авылында туган. Үз хезмәт эшчәнлеген Шамил Хәлил улы, 1967 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ТАССР Зеленодольск районының Горький ис. заводында токарь булып башлап җибәрә. 1973 елдан 1980 елга кадәр Ханты-Мансый автоном округында шофер һәм автослесарь булып эшли. Җиде елдан артык ул илебезнең иксез-чиксез киңлекләре буйлап машина тәгәрмәчләрен тәгәрәтә. Аның машиналары һәрвакыт төзек, каралган була, техникадан файдалану кагыйдәләре дә тиешенчә үтәлә. Шамил Хәлил улы техник төгәлсезлекләр аркасында машиналарның буш торуын булдырмау өчен төрле чаралар уйлап таба. Ягулык-майлау материаллары белән таэмин итүне, машиналарга вакытында техник хезмәт күрсәтүне, аларны саклау кагыйдәләренең үтәлешен, хезмәт нормаларының һәм хезмәтне саклау, техника иминлеге кагыйдәләренең, җитештерү һәм эчке хезмәт тәртибенең, җитешерүдә санитария һәм янгыннан саклау таләпләренең һәм кагыйдәләренең үтәлешен даими контрольдә тота.

Туган якларына әйләнеп кайткач, 1980 елда ул ТАССР Зеленодольск районының «Комсомолец» колхозында үзенең яраткан шофер эшен дәвам итә. 1998 елдан  Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ленин ис. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында эшли башлый.

Фидакарь хезмәт эшчәнлеге барышында Шамил Хәлил улы 1997 елда Ленин ис. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Мактау грамотасы белән, бүләкләнә. 1993 һәм 1998 елларда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, шулай 1997 елда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына ия була. Кичә Шамил Хәлил улы үзенең саллы юбилеен – 70 яшьлек бәйрәмен билгеләп үтте. Без аны ихластан олуг юбилее белән котлыйбыз һәм аңа исәнлек-саулык, алга таба да  хәерле, матур гомер итүен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International