Марат Әхмәтов: чәчү кампаниясенә әзерләнү кысаларында тракторларның 64%тан, культиваторлар һәм чәчкечләрнең 78%тан һәм комбайннарның 25%тан артыграгы ремонтланган

2019 елның 9 феврале, шимбә

Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  авыл  хуҗалыгы  техникасын  техник    модернизациялшү  һәм   язгы  кыр  эшләренә  әзерләү  турында  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде,  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

Марат  Әхмәтов сүзләренә караганда,  чәчү  кампаниясенә    11 мең трактор,  6шар  мең чәчкеч һәм  культиватор, 650 киң колачлы  куәтле  трактор  җәлеп  ителәчәк.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы таләпләре  буенча,  барлык  техника  да  1  апрельгә кадәр  ремонтланып  беткән  һәм  машина-трактор паркы  чәчү кампаниясенә  әзер  булырга   тиеш.

«Техниканы,  ашыкмыйча,  соңгы  көнгә калдырмыйча,  көзен-кышын  әзерләргә   кирәк. Бу  кешеләрне дә,  матди резервларны  да  нәтиҗәле  файдаланырга  мөмкинлек  бирә,  техниканың  сыйфаты  да  күпкә  яхшы  була, - диде  Марат  Әхмәтов. – Бүгенгә  республикада  тракторларның   64%тан, культиваторлар  һәм чәчкечләрнең 78%тан һәм   комбайннарның 25%тан  артыграгы   ремонтланган».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  билгеләп  үткәнчә,  техника ремонтлауга   3 млрд. сумнан  артык  акча  кирәк  булачак, шул  исәптән  язгы  кыр  эшләренә   - 1,8 млрд. сум.

Бүгенгә  запас частьләр    1 млрд. сумнан  артыкка алынган,  шуннан  язгы  кыр    – 777 млн. сум,  бу  кирәкле  сумманың   42%ын  тәшкил  итә.   

Марат  Әхмәтов  сүзләренә караганда,     запас  частьләр алу  буенча  түбән  күрсәткечләр Әлмәт, Чүпрәле, Чирмешән, Югары  Ослан һәм Питрәч  районнарында.

«Ремонтлауны, техниканы  әзерләүне  сузучылар  язгы  кыр  эшләренә  дә  соңгаралар, бу  чакта дым  югала,  нәтиҗәдә – уңыш  шундый  гына була», - дип  кисәтте  Марат  Әхмәтов.

Иң катлаулысы һәм күп чыгымлы  эшләрне таләп  торганы  - үзйөрешле  техниканы  төзекләндерү. Бүгенгә    3700 трактор ремонтланмаган  әле,  шул  исәптән  324 – чит  илнекеләр. 

«Чәчкечләр   80 процентка  әзер, - дип төгәлләштерде  министр. – Тагын   1249 берәмлек төзәтәсе  кала».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  хәбәр итүенчә,  иң күп санда  төзәтелмәгән  чәчкечләр  Чүпрәле  районында   – 77 бер.

Чаллыда,  Азнакайда, Сарман районнарында ремонтлак  предприятиеләренең  тулы  куәткә эшләвен  билгеләп  үтте  министр.   

Зәйдә чөгендер  җыю техникасын  һәм тракторларны  ремонтлау  өчен   махсуслаштырылган  ремонт цехы   ачылган (2018 елның  27 декабрендә).

Техник   модернизацияләүгә килгәндә,  узган  ел  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  тарафыннан    2 мең бер.  техника  һәм җайланма сатып  алынган   (202 трактор, 180 комбайн) – аларның  гомуми  суммасы  -  4 млрд. сум.

Техмодернизацияләү   программасы  буенча    (авыл  хуҗалыгы  техникасын    60х40 исәбеннән  алу)  1,5 мең бер.  авыл  хуҗалыгы техникасы өчен  1,3 млрд. сум  субсидия  бирелгән.  Бу  программа  быел да  дәвам  итә,  бу  масатлар  өчен     2 млрд. сумнан  артык  акча  каралган,  диде  министр.

Ул  шулай  ук    «Росагролизинг» аша  “Техника паркын  яңарту” программасы  буенча  840 млн.сумлык  техника кайтарылуын  билгеләп  үтте,     биредә  башлангыч  түләүне  ярты  елга  кичектерү  карала,   лимит – 570 млн.сум  тулысынча  тотылды,   100гә якын   техника алынды;   коммерциячел   лизинг  буенча  270 млн. сумга   128 бер. техника алынды.  

Моннан  тыш,   федераль программа  «1432» буенча    15%ка арзанракка     320 шартнамә  төзелде, суммасы -  1,3 млрд. сум. Программа быел  да  эшли.  

 Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  чыгышын тыңлаганнан  соң,   авыл  хуҗалыгы  техникасын  әзерләүгә,  шулай  ук  язгы  чәчү  кампаниясенә  әзерләнүгә  җитди  игътибар бирергә кирәк,  диде.   Бу  юнәлештә эш  системалы  алып  барырылырга тиеш,  дип саный  Рөстәм Миңнеханов,  шул исәптән  муниципаль районнарда  авыл  хуҗалыгы  техникасын әзерләүгә  тикшерү  уздырырга  кирәк,  диде  ул.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International