17 мартта Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән яшь уйлап табучыларның “Минем кече Ватаным” республика олимпиадасы узды.
17 апрельдә “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә (ДБУ) авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең һәм Казан шәһәренең өлешләп сату кибетләре вәкилләренең эшлекле очрашулары оештырылды. Бу чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән «Нәтиҗәле кооперация атналары» чарасының дәвамы булды.
Игенчеләр өчен озак көтелгән кыр эшләре башланды, Спас районы хуҗалыкларында да агротехник чараларуздыруга – чәчүлекләрне тукландыруга һәм сөрүгә керештеләр. Бу эшләрне тиз арада һәм кирәкле таләпләрне үтәп башкару – мул уңыш нигезе, шуңа күрә механизаторлар вакытны бушка үткәрмиләр.
17 апрельдә Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «APH GROUP» Голландия компаниясе җитәкчесе Витсе Оостербан белән очрашты һәм алар Голландия технологияләре буенча бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
16 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Коллегиянең йомгаклау утырышы узды. Чарада Россия Федерациясе Хйкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Алексей Майоров, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук төбәкләр башлыклары, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фән һәм мәгариф, банк берлкләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда башланган санитар-экологик икеайлыкка кушылдылар. 16 апрельдә Министрлык белгечләре тырма, көрәк алып, Игенчеләр сарае каршындагы территорияне чистартырга чыктылар.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе уртак утырыш уздырдылар. Парламентта республика дәүләт хакимите органнарының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстанда якын арада кертелә торган яңа җитештерүләр тәүлеккә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сөйләде.
Бу хакта сүз 15 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, анда агымдагы елда авыл хуҗалыгын иминләштерү мәсьәләсе каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПКның төбәк органнары һәм республика территориясендә дәүләт ярдәмендә иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Аксубай муниципаль районының Иске Тимошкино (Старое Мокшино) авылында вешенка гөмбәсен үстерү цехын ачкан Анатолий Самаренкин.