Буа районының «Авангард» агрофирмасында берничә ел элек районда беренче мәртәбә соя үстерә башлаганнар иде, аннары сары һәм ак горчица үстерделәр. Быел майлы торма чәчкәннәр.
Агрофирманың генераль директоры Расыйх Әмирҗан улы әйтүенчә, майлы торманы алар тикмәдән генә үстерергә уйламыйлар – ул танылган баллы культура. Аның төп өстенлеге – чәчәк ату чоры бер айга кадәр сузыла һәм хәтта салкынча көннәрдә дә нектар бүлеп чыгара. Бу культура үзе санитар ролен үти, шуңа күрә аны бернинди химикатлар белән дә эшкәртергә кирәкми. Димәк, ул бөҗәкләр өчен дә зарарлы түгел. Буа умартачылары моннан файдаланалар. Ул хәтта сарут чүбенә үсәргә ирек бирми. Черегән сабаклары туфрак өчен файдалы суалчаннар һәм башка биологик организмнар үрчү өчен уңайлы мохит тудыра.
«Быел хуҗалыкта көзге культуралар өчен 6 мең гектаров пар җире калдырдык, шуның 3200 гектары сидераль пар – ак, сары горчица һәм майлы торма. Соңгысын 650 гектар чәчтек», – дип сөйли Расыйх Әмирҗан улы. Седерат буларак аның барлык файдалы сыйфатларын санады ул. Нык тамыр системалы үсемлек үзенең озын тамырлары белән туфракның аскы катламыннан файдалы матдәләрне өскә чыгара. Чаптырылган яшел масса, черегәч, гумуска бай органик ашламага әверелә. Бу – бер гектар туфракка 80 тонна органик ашлама кертү белән бер. Туфрак структурасына да уңай тәэсир итә, аны йомшартып, хәтта иң тирән катламнарда да дренаж барлыкка китерә. Бер гектарга уртача 85 килограмм азот, 25 килограмм фосфор, 100 килограмм калий керә.
Югарыда күрсәтелгән сидераль культуралар агрофирманың туфрагын көзге культуралар чәчү өчен әзерлиләр дә инде. Майлы торманы орлыкка суктыралар. Расыйх Әмирҗан улы әйтүенчә, ул август башына өлегрә. Чәчелгән торма суктырылгач, бу мәйданда шулай ук көзге культуралар чәчәләр.
Киләчәктә агрофирмада майлы торманы терлек азыгы өчен дә үстерергә уйлыйлар. Әлегә бу юнәлеш өйрәнү дәрәҗәсендә. Монад да аның файдалы яклары бар. Азык культурасы буларак ул бик тиз өлгерә, һәр гектардан 300-400 центнер уңыш алырга мөмкин, ә ашлама керткәндә – 700 центнерга кадәр. Аны яшел масса буларак та файдаланырга мөмкин, башка культуралар белән бергә сенажга, силоска салырга, аннан үлән оны ясарга була.