Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары: Татарстан Россиядә аграрийларга ярдәм итүдә иң күркәм үрнәк

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бу  хакта  бүген Лаеш районында  “Татарстанда  кыр  көне” бишенче  агротехнологик  күргәзмәне  ачу барышында Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары   Иван Лебедев әйтте. 

 «Бу зур  күргәзмәдә  булуыма мин  шатмын.  Республика җитәкчелеге  ярдәмендә  һәм  команданың  оешкан  рәвештә  эшләве  аркасында  без  биредә  иң  күркәм  нәтиҗәләр күрәбез.   Татарстан  аграрийларга  ничек  ярдәм  итү буенча  иң күркәм  үрнәк  булып  тора», – диде  министр  урынбасары.

Лебедев   Татарстанның  авыл  хуҗалыгы машиналарын  җитештерү,  сөт  тармагы һәм  үсемлекчелек  кебек  катлаулы  юнәлешләргә  ярдәм күрсәтә.       Бездә  бөтен  илгә  таратырлык  шундый  үрнәкләр  күбрәк  булса,   без югары  аграр    держава  булыр  идек. Барыбыз  бергә  бу  мөһим  бурычны  без  үти  алырбыз», – дип,  нәтиҗә  ясады  ул. 

Искәртеп  узабыз,  Лаеш  муниципаль районында  «Татарстанда  кыр  көне - 2019» кыр  формаҗындагы  иң   зур  ккүргәзмә  ачылды,  ул  4 июльгә  кадәр  эшли.   Бүген  аны  ачуда  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Иван Лебедев  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International