«Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсендә республика районнары арасында машина белән сыер савучы иң яхшы операторларны һәм терлекчелек буенча консультантларны ачыкладылар

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Лаеш  муниципаль районында  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында  машина  белән  сыер  савучы  иң  яхшы  операторларны ачыклау  буенча 46 нчы   республика  конкурсы узды.  

Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы   Ришат Зарипов,   «Элита»  ГПП АҖ      генераль директоры  Фәннур Зарипов катнашты. 

Ярышларда  район  ярышлыранда  җиңеп  чыккан  машина  белән  сыер  савучы  иң яхшы  операторлар  катнашты. Алар  сөт  булдыру  һәм  сөт  бирү  физиологиясе буенча, терлекләрне  ашату  нигезләре, терлекләрне  һәм  биналарны  тоту  гигиенасы,  саву  җайланмаларының төзелеше һәм   аларны эксплуатацияләү, югары  сыйфатлы  сөт  алу һәм  техника  иминлеге буенча  үзләренең  теретик  белемнәрен  күрсәттеләр.  

 Конкурс берничә  этапта  узды.  Беренче  этапта  теретик  белемнәр  бәяләнде, биредә  һәр катнашучы  20  сорауга  язмача  җавап  бирергә  тиеш  иде.   Икенче  этапта  комиссия  эшкә  әзерләнүне, саву    процессын, сыер  саву  гигиенасын һәм   культурасын  бәяләде.  Биредә  һәр  катнашучы  линияле  сөтүткәргечтә яисә  сву залында  саву  аппараты  белән  сыерын  дөрес  саварга  тиеш  иде.   Соңгы  этапта  конкурсантлар  практик  күнекмәләр күрсәттеләр    - разбирали и собирали доильный аппарат АДУ-1 саву  аппаратын  сүтеп җыйдылар һәм  аның  эшләвен  тикшерделәр.  

Машина  белән  сыер саву буенча  Татарстан  Республикасының абсолют   чемпионы   Сания Насыйбуллина булды  -  Мамадыш  районыннан «Продпрограмма» АПК. Линияле  җайланмада  Татарстан  Республикасы чемпионы   Гүзәл Әхмәтова булды  -  Актаныш  районыннан   «Башак» ҖЧҖ.  2 нче  урында  - Резидә Газыева  - Азнакай  районыннан   «Азнакай» АФ ҖЧҖ,   3 нче  урында - Рузалия Идрисова  Биектау районыннан  «Татарстан» АФ ҖЧҖ.

Саву  залында  иң яхшы  оператор  булып    Фирдия Галәүтдинова танылды  - Биектау  районыннан  «Татарстан»  АФ ҖЧҖ.  Аның  стажы  -  40 ел.     2 нче  урында  - Вера Саперова  -    Аксубай районыннан  «Аксу Агро» ҖЧҖ.   3 нче  урында  -  Гөлфия Моратова.

Чара  барышында  конкурста  иң  яшь катнашучылар да  бүләкләнде  – машина  белән  сыер  саву  остасы     Алена Курбатова  - Чиста  районыннан   «Закрома» ҖЧҖ. 

2018 елда  иң күп сөт  сауган машина  белән  сыер  саву  остасы     Ирина Трофимова  бүләкләнде -  Кукмара  районыннан  «Рассвет» АФ АХҖК.

Терлекчелек  буенча  иң  яхшы   консультант булып  Рөстәм Сабиров танылды  - Биектау  районыннан. 2 нче урында   - Рәсим Бәдретдинов – Азнакай  районыннан.   3 нче  урында  -  Рәзил  Низамиев  - Балтач  районыннан.

Чара  ахырында    сыер савучылар  номинацияләр  буенча  бүләкләнде:   күпбалалы  аналар (4 һәм аннан күбрәк  балалы) – Роза Сәлахова  -   Апас районыннан «Свияга» АХП,   Елизавета Радукан  -  Менделеевск районыннан Хәйриев И.Р.  КФХ,   Равия Абдрахманова  Спас районыннан  «Авангард» АҖ; алсу  йөзле – озын  чәчле  (90 см) сыер савучы    – Гөлия Абдуллина  Теләче  районыннан  «Игенче» ҖЧҖ,  Конкурс чибәре   – Зөлкәмәр Муталимова  - Питрәч  районыннан  «АгроЛак» ҖЧҖ,  Нечкәбил – Елена Тюкарева Алексеевск районыннан «Родина»  колхозы,  Алтынчәч – Ксения Гордина Алабуга  районыннан   «Колос» СПК (АКК), бөдрә  чәчләр  – Надежда Байгулина Мөслим районыннан   «Август - Мөслим» ҖЧҖ.  «Терлекче гаиләләр» номиннациясендә  бүләкләнүчеләр – Нәзирә Нигъмәтҗанова  -  «Северный» Арча  районыннан АХП ҖЧҖ, Гөлназ Нотфуллина – Балтач  районыннан  «Кызыл юл» АХҖП, Татьяна Зубринина -   Кайбыч  районыннан «Золотая Нива» АФ ҖЧҖ,   Елена Васильева  -  Нурлат районыннан «Ирс» АФ ҖЧҖ,   Ләйлә Хөснулгатина -   Чирмешән районыннан «Ильхан» ҖЧҖ. Сыер савучы  ирләр арасында “Без дә булдырабыз!”    номинациясендә  -  Мәннан Шәяхмәтов.

Конкурста  җиңүчеләр   дипломнар,   медальләр,  иганәчеләрдән  кыйммәтле бүләкләр һәм призлар белән  бүләкләнделәр.  

Чараның  иганәчеләре:   «Рацин» АҖ,   Агроинвест ИК ҖЧҖ,    Биопрепаратлар НПИ ҖЧҖ,    «Элита» ГПП АҖ,   «ЗМК» АҖ,  «Агрокөч» АҖ,   «Агроробот» ҖЧҖ,   «Сервис-Агро» ҖЧҖ,  «Челны-хлеб» АҖ,  «Союз-Агро» ҖЧҖ,   Татмелиорация Траст Компаниясе ААҖ,  «ДаМилк-Агро» ҖЧҖ,   Бөгелмә сөт  комбинаты» ҖЧҖ,   Красный Восток Агро АҖ,   "Касымовский" сөт комбинаты  ҖЧҖ,   «Успешный Аграрий-групп» ҖЧҖ,  Агропромпарк АҖ,   «Татлаваль» ҖЧҖ,   «Татагрохим» ҖЧҖ,  "Татагролизинг" АҖ,   Эдельвейс М сөт  продуктлары  комбинаты,   "Данон Россия" АҖенең ЯАҖ филиалы,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ,   "Татар төбәкара     ветеринария  лабораторияче" ФДБУ,    "Ак Барс" холдинг компаниясе” АҖ  һәм   Татарстан  Республикасы кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International