Николай Титов Татарстанда Кыр көнендә грант алучыларга сертификатлар тапшырды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

  «Татарстанда  кыр  көне  – 2019» күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары     гаилә  терлекчелек  фермалары,  яшь фермерлар  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперативлары  өчен    федераль  программалар буенча  конкурсларда  җиңүчеләргә    сертификатлар тапшырды.  

 «Бирегә гаҗәеп  кыю  һәм  җаваплы  кешеләр, - дип  ассызыклады  беренче урынбасар   грант алучылар  турында.    – Конкурс буенча  сайлап  алуда  һәркем катнаша  ала,  әмма  нәкъ менә  алар үзләренә  җаваплылык  алудан  курыкмадылар һәм  үзләренең  проектларының  республика өчен уңышлы  һәм  перспективалы  буласына  конкурс  комиссиясен  ышандыра  алдылар». Николай Титов тәҗрибәле  һәм  яңа  эш  башлаучы  фермерларга  сайлаган  юлларында  чын  күңелдән  уңышлар  теләде.

Шуны  әйтергә кирәк,     федераль программалар шартлары  буенча  грант  алучылар  хуҗалыкларда  өстәмә  эш  урыннары  булдырырга  тиеш  булалар.     Барысы  500ләп  даими  эш  урыны  булдырылырга  тиеш.  

Грант  алучылар  ит һәм  сөт  терлекечелеге  буенча  терлекчелек  проектларын,   атчылык,  сарык  үрчетү һәм  кошчылык, җиләк-җимеш һәм  яшелчә  культуралары,  бәрәңге  үстерү,  ачык һәм  ябык  грунтта  яшелчәчелек,  бөртекле,  кзаклы  һәм  азык  культуралары  үстерү  буенча  проектларны  гамәлгә ашырачаклар.   

Грант алучылар арасында  яраткан  эшләре  өчен зур  шәһәрләрдән – Мәскәүдән,  Казаннан  авылга  килүчеләр,  төрле  һөнәр  кешеләре  дә  бар, мәсәлән,  үзләрен  авыл  хуҗалыгына  багышларга  теләүче  юристлар,  икътисадчылар. Ә крестьян-фермер хуҗалыгы  башлыгы  Айгөл  Ханова  Кыр  көненә таавык алып  килгән,  ул  кошчылык  белән  шөгыльләнә.     Килүчеләрне  бигрәк  тә  бик  эре  бройлер  үрдәкләре  гаҗәпләндерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International