Татарстанның Лаеш районында 4 июльгә кадәр «Татарстанда кыр көне - 2019» бишенче агротехнологик күргәзмәсе эшләячәк. Россиянең 24 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 167 компания үз продукциясен һәм агросәнәгать комплексы хезмәтләрен күрсәтә.
Күргәзмәнең тематикасында төрле бүлекләр бар: «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация» һәм «Кече хуҗалыклар». Биредә югары уңыш бирә торган агрокультуралар сортларын, туфрак эшкәртү һәм азык җыю техникасын күрергә мөмкин, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән танышырга, шулай ук авыл хуҗалыгын цифрлаштыру турында белергә була.
«Безнең мәйданчыкта авыл хуҗалыгы цифрлаштыру буенча иң яхшы практиклар җыелган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгын трансформацияләү хезмәтен булдырды, аның бурычларына гамәлдәге предприятиеләрдә үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән иң яхшы практикларны җыю һәм киләчәктә аларны Татарстан да куллану керә. Биредә төгәл игенчелек, акыллы терлекчелек, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән идарә итү технологиясе юнәлешләре буенча үзебезнең иң яхшы 14 практигы күрсәтелде. Һәр технология авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыркуга ярдәм итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы АПКсын цифрлы трансформацияләү хезмәте белгече Дмитрий Нефедов.
Күргәзмәдә «Сервис-Агро» Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы культураларының уңышын ике мәртәбә арттыра торган минераль препарат күрсәттеләр. Компаниянең гендиректоры урынбасары Марат Шәрәфетдинов сүзләре буенча, препарат Татарстан климаты шартларына яхшы туры килә, шуңа күрә бөтен республикада кулланыла. «Бу ашлама тамырдан тукландыру өчен, ул үсемлекләрнең вегетация чорында үсешен тәэмин итә. моның белән башка төбәкләр дә кызыксынды, мәсәлән, Краснодар крае, Омск, Чиләбе, Ульяновск, Волгоград, Саратов», – диде ул.
«Татагрохимсервис» “Кыр көне” мәйданчыгына яңа сортлар һәм гибридлар алып килгән. «Республикада ел саен төрле культураларның 200гә якын сорты һәм гибриды сынала. Безнең компания ел саен 400 млн сумлык орлык сатып ала. Ике базада – Шәмәрдәндә һәм Әлмәттә минераль ашламаларның яңа складларын төзеделәр», – дип сөйләде генераль директор Рөстәм Кәлимуллин.
«Казаньсельмаш» сиптергечләр күрсәтте. «Без “Барс” үзйөрешле сиптергечләрнең яңа сериясен алып килдек. Елга 100гә якын үзйөрешле сиптергеч, төрле модификацияле 700-800ләп тагылмалы сиптергечләр чыгарабыз. Эре хуҗалыкларга үзйөрешле техника алу отышлы, кечерәкләргә – тагылмалы кулай», – дигән мәгълүмат бирде компания менеджеры Рәфкать Кәримов.
Аерым сиптергечләрнең бәясе 11 млн сумга чыга. «Кабинада кондиционер, борт компьютеры, навигатор бар. Тагылмалы техника 350 мең сумнан миллион сумга кадәр», – дип өстәде мәгълүмат агентлыгыннан әңгәмәдәшебез.
Рәфкать Кәримов, компания сиптергечләрне Россиядә генә түгел, ә Кореяда, Казахстанда, Монголиядә, Румыниядә, Молдавиядә дә сатабаз, диде. «Безнең техника Алтайда бик популяр», – диде ул.
«Кыр көне» күргәзмәсе Россия аграрийларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җайланмалар, товарлар җитештерүчеләр һәм сатучылар, хезмәтләр күрсәтүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле багланышлар урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү өчен уздырыла.