Марат Әхмәтов: Татарстанда 470 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм кырларны  эшкәртү  турында  сөйләде.   

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты.

Министр хәбәр  итүенчә,  күпчелек  авыл  хуҗалыгы  оешмалары күпьеллык   үләннәрне беренче кат  чаптыруны  төгәлләгәннәр.  Агымдагы  елга   250 мең  тонна печән һәм   1,2 млн. тонна  сенаж әзерләнгән,  шартлыча  бер  баш  хайванга   470 мең тонна  яисә  9 центнер  азык  берәмлеге  әзерләнгән.  

«Безнең  3  районда  100 га  авыл  хуҗалыгы  җиренә  40 баштан  артык  терлек  туры  килә.  Болар  -  Балтач, Әтнә һәм Саба  районнары. Һәм  бу  районнарда  башкарыла  торган  эшнең  нәтиҗәсе  дә  югары.     Актаныш, Кукмара, Арча, Теләче,  Ютазы  районнарында  да  эш  югары  дәрәҗәдә  оештырылган», - дип билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  кырларны  эшкәртү темасына  аерым  тукталды. Мәсәлән, республикада  чәчүлекләр  структурасы  буенча     341 мең  га пар җирләре һәм  көзге  культуралар чәчүлекләренең  яртысыннан  артыгы  пар  җирләренә чәчеләчәк.   Оператив  мәгълүмат буенча  бүгенгә   274 мең  га  мәйдан,  ягъни  фараздан  80%ы  эшкәртелгән. 

 Министр сүзләре  буенча,  быел  республика көзге  культуралар белән  җитди  проблемаларга  юлыкты.  Көзге  культураларның   39%ы  һәлак  булды - 219 мең  га.   1,6 млрд. сумлык  зыян  килдк.  Марат  Әхмәтов, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгына   зыянны  каплау  буенча  документлар  экспертизага җибәрелде,  диде.    «Документларны тикшерү  тәмамланган, һәм  без  билгеле  бер  күләмдә  матди  ярдәм  алырга  өметләнәбез», - дип,  хәбәр  итте  ул. 

Марат  Әхмәтов  шулай  ук умарталыкларда  күпләп  умарталарның  һәлак  булуы  турында   умартачылардан  шикаятьләр  килү  хакында  әйтте.   Аның  сәбәбен  авыл  хуҗалыгы  культуралары  җирләрен  химик агулау белән  бәйлиләр.    Министр  пестицидлар куллануның  пестицидлар  һәм    агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү өлкәсендәге  Россия  Федерациясе  законнары  белән  регламентлаштырылган  булуын  билгеләп  үтте.   Ул  хуҗалыклар  җитәкчеләрен бу  таләпкә  җаваплырак  карарга,   шулай  ук  кырларны  эшкәртүгә  әзерләнү  турында  халыкка һәм  ветеринария  хезмәтенә  алдан  хәбәр  итәргә  өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International