22 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Олег Земсков рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрне стажировкалау буенча оештыру очрашуы узды.
Авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында оператив мәгълүмат буенча, 22 апрельгә 1091,8 мең гектар мәйданда (2018 елда - 12 мең га) эшләр башкарылган, шуннан көзге культуралар тырмаланган җирләр – 115,6 мең га, 2018 елда - 0,1 мең га), күпьеллык үләннәр – 258,9 мең га (2018 елда - 10,8 мең га), туңга сөрелгән һәм пар җирләре – 717,3 мең га (2018 елда - 1,1 мең га).
Үзенең көндәлек хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - озак еллар гади терлекче булып эшләгән Галимова Дания Һадиҗан кызы.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Яшьләр инициативаларын хуплау - Татарстан Республикасы авыл территорияслшен үстерүнең нигезе» республика авыл яшьләре форумының пленар утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды. Форумда шулай ук Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, Татарстан Республикасының районнардагы Аграр яшьләр берләшмәләре рәисләре, авыл җирлекләренең яшь башлыклары һәм депутатлары, авылда эшләүче яшь эшкуарлар катнашты.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар алып килде. Язгы ярминкәгә Идел буе районы мәйданчыкларына үз продукциясен «Үзәк» СПСПСК алып килгән. Сәүдә мәйданчыкларына авылларга йөри торган автолавкалар да килгән.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.
Шимбә көнне, 20 апрельдә, иртәнге 6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре эшли башлый.
19 марттан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм Казан кооператив институты ярдәмендә Татарстан Республикасы территориясендә «Яшьләр кооперациядә» проекты эшли башлады Программа кысаларында Казан кооператив институты студентлары районнарның кулланучылар җәмгыятьләренә һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына чыктылар. Практикантлар практика чорында предприятиенең эчке эшләрен өйрәнделәр, документацияне анализладылар һәм хезмәткәрләр эшен күзәттеләр. Быел студентлар практика урынын үзләре сайладылар.
18 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Мәскәү шәһәрендә Вьетнам Социалистик Республикасы Илчелегендә «TH MilkFood» директорлар Советы рәисе Тхай Хыонг ханым белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясендә Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Нго Дык Мань әфәнде һәм «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әнвәр Мәүләнов катнашты.
18 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Уфага эш сәфәре барышында Башкортостан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча оештырылган түгәрәк өстәләдә катнашты, анда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов, ике республикадан да фәнни учреждениеләр һәм эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре вәкилләре катнашты.