25 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» тарафыннан республиканың 29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары һәм рәисләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбе һәм хисап бирү үзенчәлекләре буенча уку семинары уздырылды.
Бүген, 25 апрельдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара саммиты кысаларында «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә кемне көтәләр» темасына сессиядә чыгыш ясады.
Бүген, 25 апрельдә, «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Duwaya Investment L.L.C» компаниясенең диркторлар Советы рәисе Абделхамид Мөхәммәд Дувайа әфәнде белән узара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
24 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Иранның эре компанияләренең берсе «Daric Investment Group» компаниясе рәисе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлаг җитәкчелегендәге Иран делегациясе белән очрашты. Рәсми очрашуда шулай ук Компаниянең, Министрлыкның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының башка җаваплы затлары да катнашты.
Бүген, 24 апрельдә, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хәләл индустриянең «Russia Halal Expo 2019» халыкара күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты. Министр Татарстан исеменнән кунакларны татарча сәламләде һәм күргәзмәдә катнашучы җитештерүче-компанияләрнең үзара файдалы багланышларны алга таба ныгыту өчен яңа киңлекләр ача һәм үзләре өчен файдалы бизнес-контактлар урнаштыра алуларына ышаныч белдерде. Ул кунакларга һәм күргәзмәдә катнашучыларга нәтиҗәле эшләр һәм уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа 12 сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә - гомуми финанслау күләме 600 млн.сум, сөт җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау урыны булдыруга.
Бүген, 24 апрельдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммит кысаларында “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) әгъза-илләре белән хезмәттәшлек итү кысаларында Хәләл милли стандартлар “ сессиясендә чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
23 апрельдә Министрлыкта 2019-2020 елларга сөт тармагын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды, анда бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге президенты Айрат Хәйруллин, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, шулай ук республиканың әйдәүче сөт җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре катнашты.
22 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Олег Земсков рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрне стажировкалау буенча оештыру очрашуы узды.