Арчада кооператорлар һәм фермерлар Спартакиадасы узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

6 июльдә   Арчада  Халыкара  кооператорлар  көне  уңаеннан  Татарстан   кооператорларының  һәм   фермерларының  II Спартакиадасы  узды. 

Шәһәрнең  Үзәк  стадионында  республиканың  8  районыннан: Арча,  Саба,  Кукмара,  Мамадыш, Тәтеш,  Кайбыч, Биектау һәм Буа  районнарыннан  КФХ һәм АКК (СПК)  вәкилләре популяр  спорт  төрләрендә  көч  сынашу  өчен  җыелдылар.    Кооперативлылар  көрәш, гирь  спорты, аркан  тартышу, җиңел  атлетика  (җиңел атлетика   эстафетасы, катнаш  (4 х 100м.),урыннан  озындыкка сикерү), мини-футбол кебек  ярышларда гадиләштерелгән  кагыйдәләр  буенча  катнаштылар.    Спорт  бәйрәмен  Россия   кооперация  университетының    Казан  кооператив  институты Арча  районы  хакимияте һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  оештырды.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның  Спартакидада  катнашучыларны кооперация  көне  белән   котлавын  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов җиткерде.   Хәбипов сүзләре  буенча,  бу  юля  Рөстәм Миңнеханов алдында  Буа һәм Тәтеш  районнары  башлыклары  хисап  тоттылар  –   кооперацияне  һәм  фермерлыкны  үстерү өлкәсендәге  уңышлары  турында  сөйләделәр алар.  Шул  ук  вакытта   уңай  мисалга  ерак  барасы  да  түгел   – министр  урынбасары  Арча  районын республика авыл  хуҗалыгын  үстерүдә  “барлык  хәрәкәтләрнең  башлап  йөрүчесе” дип  атады,  арчалыларга  мул  уңыш  җыеп алуларын  теләде.    Шуны  әйтергә  кирәк,   Арча   районы Татарстанда  төзелгән  кооперативлар буенча  (2018 ел йомгаклары  буенча  9 АКК (СПК) иң  алда  бара.  

Арча районы  башкарма  комитеты  җитәкчесе  Рамил  Гарифҗанов  бу  ярышларның   матур    традициягә  әзерелүен   билгеләп  үттте  һәм  катрнашучыларга  үзләренең районнарының  данын яклауда  уңышлар теләде.    Татарстан  Республикасының  фермерлар һәм  крестьян  хуҗалыклары    ассоциациясе рәисе  урынбасары    Рафил Гатауллин кыска гына,  әмма  төгәл  итеп:   «Бары  тик   фермер  һәм   кооперация  бергә булганда  гына  авылның  киләчәге  бар!».

 «Кооперация – бу  законнар гына  түгел,  ә,  иң  элек,  элемтәләр,    коммуникацияләр ул.  Потенциаль һәм  яңа  эш  башлаучы   кооператорларга,  бигрәк тә,  яшьләргә  тиз  арада  уңышлар яуларга   һәм теләгән  хуҗалык  нәтиҗәләренә  ирешергә!», – дип  әйтте  Казан  кооператив институты    ректоры   Алсу Нәбиева. Иң  мөһиме  – ышаныч,  командада  эшләү, шунда  гына  бүгенге кооперациянең  яшь тармагы   лаеклы  уңышка  ирешәчәк. 

Медальләр  саны  буенча  рекорд  куючылар  арасында    Арча,   Биектау һәм  Саба  районнары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International