Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча конкурс игълан итә

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

Заявкалар   һәм  документлар 2019 елның  10  июленнән  8  августына  кадәр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре  тарафыннан  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  ителә: Татарстан  Республикасы,  Казан  шәһәре,   Федосеев ур.,  36 йорт, 3  кат,  309 каб. Кабул  итү эш көннәрендә   8.00 сәгатьтән  17.00 сәгатькә  кадәр  башкарыла. 

Грантлар бирү  тәртибе  турындагы  мәгълүмат һәм документлар  формалары  Министрлыкның рәсми  сайтында  «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерү» бүлекчәсендә  урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International