Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Маракиннар гаиләсе, алар менә өченче ел инде Зәй районының Урта Пәнәче авылында йомырка сала торган тавыклар һәм бройлерлар үстерәләр.
«Күрәсең, безнең эчтә будильник урнаштырылган, ахры, – дип шаяралар Маракиннар гаиләсендә. – Сәгать иртәнге биштә торабыз. Улым Аркадий – төп ярәмчебез, ул да, безнең кебек, озак йоклап ятмый. Иртәнге алтыда ул аякта, хуҗалыкта булыша».
Ирле-хатынлы Альберт һәм Светлана, иртән ашап та тормыйча, тизрәк фермага тавыклары янына, аларны ашатырга, су бирергә ашыгалар. Ике катта бишәр мең кош авызларын ачып, ашарга көтеп торалар. Тәүлек эчендә алар бер тонна азык ашыйлар. Тулысынчап җитлегеү өчен аларга 23 тоннага кадәр азык кирәк.
«Безнең өйдә корпустагы температураны күрсәтә торган табло куелган. Бу тиз арада градусны көйләргә мөмкинлек бирә”, – дип сөйли Альберт. Светлана тавыклар үрчетү эшенә эшкә керешкәнгә кадәр почта башлыгы булып эшләгән, ә ире - агрофирмада машина йөртүче булып. 2016 елда алар тормышларын башка якка үзгәртергә булалар.
Туганнары киңәше һәм ярдәе белән алар бер млн. сум кредит алалар, шул акчаларга 318 кв. метрлы ике катлы корпус төзи башлыйлар. Объектны берничә ай эчендә төзеп тә бетерәләр.
«Бу төзелештә 30лап кеше катнашты, барысы да туганнар. Бу чакта хатын-кызлар тәмле төшке аш һәм кичке ашг әзерләделәр. Безнең гаилә бик зур һәм тату, – ди хуҗабикә Светлана. – Аннары җайланмалар сатып алдык – автомат суэчергеч һәм дизель җылылык вентиляторы».
«Йомырка тавыклары чебешләрен һәм бройлерлар чебешләрен Удмуртиядән кайтарабыз. Башта 100 көн буена йомырка сала торган тавыкларны үстерәбез, аннары елга ике яки өч мәртәбә (ай буе) бройлерны, - дип, сүзгә кушылды Светлананың ире. – һәр яңа партия алдыннан корпусны чистартабыз, дезинфикциялибез, бинаны 32 градуска кадәр җылытабыз, агач чүбе сибәбез».
Кошлар зур үсеп, күпләп сатып алучылар кулына эләккәнче Маракиннар көнгә унбишәр мәртәбә фермага йөриләр, алар шулай тавыкларның хәлен, бинаның торышын, техниканың төзеклеген тикшереп торалар.
Күпләп алучыларның күпчелеге Татарстаннан, даими сатып алучылар бар. Альберт һәм Светлана – гади һәм намуслы кешеләр, шгуңа күрә кешеләр аларга рәхәтләнеп килә. Кошларга вакытында вакциналар ясыйлар. Аларга сыйфатлы азык, витаминнар бирәләр. Маракиннарның улы Аркадий килүчеләрне бик җылы каршы ала, аларга барысын да җентекләп аңлата.
«Исәнмесез. Килегез, биредә безнең бройлерлар яши. Хәзер аларның авырлыгы 1,5 - 2 килограммга җитә. Менә карагыз, үлчәүгә куябыз – 1,7 килограмм», – дип сөйли кечкенә фермер Аркадий. Аларның уллары үскәч, гаилә терлекчелек фермасын үстерү турында уйлый.
Моннан тыш, фермада әти-әнисенә кызлары Марина, Алена, Наташа, кияүләре Эдуард һәм Артем, каенана Наталья Макаровна да бик булышалар. Тагын бер булышчы - онык үсә.
Альберт белән Светлана, тавыклардан тыш, тагын күпсанлы мал-туар асрыйлар – сыерлар, үгезләр, дуңгызлар, казлар. Күршеләрендә яшәүче ялгыз карт әбигә дә булышырга вакыт табалар.
Менә эшле, мәшәкатьле тагын бер көн узып китте. Күрше бүлмәдә уллары татлы йокысын йоклый. Уллары компьютер уеннарын һәм мультфильмнарны читкә калдырып, иртәгәсе көндә хуҗалыкта булышу өчен йокысын туйдыруны кулайрак күрә. Ирле-хатынлы Альберт һәм Светлана йокы алдыннан телевизордан һәм яңалыклар карарга яраталар, ә таблода җылылыкны күрсәтә торган 28 саны “катып калган”. Димәк, фермада барысы да тәртиптә – кошларга җылы, тынычлап йокларга да була.