Бу хакта 29 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.
Кырларда тургайлар җыры тракторлар гөрелтесенә кушылып китә, ә басуларда иртә таңнан кичкә кадәр эшләүче игенчеләр җаваплылык һәм горурлык хисе кичерәләр. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә шул көннәрдә булачак уңышка нигез салына бит.
27 апрельдә Арчада сиптерү агрегатлары парады узды. Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне яклау өчен шундый 39 агрегат исәпләнә, шулардан 5 - үзйөрешле. Шуны әйтергә кирәк, быел Арча районының «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Ватан» агрофирмасы” ҖЧҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үзебездә эшләнгән яңа сиптерү агрегатлары алдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 апрельдә хезмәтләрендә югары уңышларга ирешкән татарстанлылырга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу тантана Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы «Яңа эш башлаучы фермер» VII бөтенроссия интеллектуаль уенының соңгы этабына кадәр килеп җитте һәм «Инновацион проектлар» номинациясендә җиңү яулады.
Бүген, 27 апрельдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Казан” агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Кыр эшләрен башкару чорында өстенлек бирелә торган бурычлар турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Шимбә көнне, 27 апрельдә, иртәнге 6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре эшли башлый.
Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында талантлы инженер, республика дәрәҗәсендәге җитәкче, үз гамәлләре белән Татарстан Республикасы тарихына кереп калган Николай Энвальд турында чыккан китапның презентациясе узды. Николай Григорьевич Энвальд озак еллар «Татсельхозтехника» берләшмәсен җитәкли, ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары – ТАССР Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе булып тора. Ул бүгенге көндә Татарстан Республикасын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүче уңган, инициативалы идарәчеләр, техника буенча уңышлы эшләүче галимнәр үстереп калдырды. Документаль-публицистик басма Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә әзерләнде һәм ул аның хезмәттәшләренең, дусларының һәм туганнарының матур истәлекләреннән, хатирәләреннән төзелде, бүген алар Министрлыкта уздырылган әлеге басманың презентациясенә җыелдылар.