Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар бар. шундыйларның берсе - Татарстанның Зәй районы Югары Пәнәче авылыннан үзләренең кошчылык фабрикасын ачкан Мартемьяновлар гаиләсе.
Югары Пәнәче авылында берничә борылышта Артур Мартемьянов крестьян-фермер хуҗалыгына илтә торган “Кошчылык фабрикасы” дигән юл күрсәткече куелган. Монда кошларны күпләп алучылар өчен дә, поставщик өчен дә барысы да уйланып эшләнгән. Кошчылык фермасына керү юлында бар куәткә төзелеш эшләре бара, биредә яңа объект – ябык дезбарьер – төзелә, ул территориягә керә торган транспортны дезинфекцияләү өчен исәпләнгән.
КФХ башлыгы Артур Мартемьянов - гади эш киемендә, бик ачык каршы алды, ул аралашуда да бик гади.
«2016 елда җиде гектар җир сатып алдык, биредә барысы да ташландык хәлдә иде, рәткә кертү өчен шактый көч һәм мал сарыф итәргә туры килде. Нигезе һәм стеналары начар түгел иде, түбәсен алыштырдык, минераль мамык белән җылыттык, профнастил белән ябтык.
Аннары Россиядә җитештерелгән автомат эчергечләр, Италиядән кайтарылган дизель җылылык вентиляторы урнаштырдык. Беренче корпусны 2016 елда эшләдек, икенчесен 2018 елда тәртипкә китердек. . Корпуслардан тыш, территориядә ашлык саклагыч бар, аң ремонт таләп ителми. Саклагычның мәйданы 1000 кв. метр, ә сыйдырышлыгы 700 тоннаадан артык.
2017 елда году Югары Пәнәче һәм Калинино авылларында кош-корт үстерә башлаган. Йомырка сала торган тавыкларны һәм бройлерларны Удмуртиядән кайтарта, үрдәкләрне - Оренбургтан. 2018 елда Мартемьяновлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 42 мең йомырка тавыгына 1,5 миллион сум грант алалар. Хәзер Мартемьяновлар гаиләсе 73 мең тавык, 130 мең үрдәк һәм 45 мең бройлер тоталар.
«Тәүлеклек кошчыкларны корпусларга кертер алдыннан биналар чистартыла һәм дезинфекцияләнә. Идәннәр агартылгач, аларны 30 - 32 градуска җылытыла, соңыннан пычкы чүбе (опилка) сибелә. Аннары азык савытларына азык салына, көнгә бер корпуска гына да өч тоннага кадәр азык китә. Кошларга су автомат эчергечләр аша бирелә. Суның температурасы көн саен киметелә бара, соңгы көннәрдә ул 10 градус җылыга кала – бройлерлар өчен һәм 16 градус – йомырка сала торган тавыклар һәм үрдәкләр өчен. График нигезендә вакцинация ясала. Соңга таба тавыкларның авырлыгы 1,3 - 1,4 килограммга җитә (бер баш тавык – 180 - 200 сум), үрдәкләр – 800 граммнан килограммга җитә (120 - 130 сум), бройлерлар – 2 килограммга кадәр (190 - 200 сум)», - дип сөйли фермер.
Кош-кортны терел килеш Татарстанннан, Мәскәүдән, Мәскәү астыннан Удмуртиядән, Волгоградтан күпләп алучыларга саталар. Клиентура һәрвакыт даими диярлек, чөнки поставщик ышанычлы.
Мартемьянов продукциясенең сыйфаты ышанычлы. «Минем гаилә өстәлемдә дә шул ук продукция, кешеләр өчен дә шуларны үстерәм. Продукция – экологик ячктан чиста. Бернинди зарарлы өстәмәләр кулланмыйбыз», – дип сөйли Артур Мартемьянов.
Артур үз хуҗалыгы белән бергә энесе Марсель белән бергә бабасы авылында да кошчылык фермасын алып бара - анда өч корпус.
Хуҗалыкны алып баруда аның гаиләсе булыша әти-әнсе, энесе, хатыны һәм бер яшьлек кыз – бу кешеләр Артур Мартемьяновка көч бирәләр. Аның әтисе Михаил – «алтын куллы», ул бар эшне дә эшли, – түбә дә яба, трактор - машина да ремонтлый, булган бар вак-төяк җитешсезлекләрне төзәтә, кошларны ашата, корпуслардагы температураны көйләп тора. әнисе Чулпан – ветеринария табибы. Башкалар күзе күргмәгәнне, ул аксаган үрдәкне дә, канаты каерылган чебешне дә күреп ала, аларның сәбәпләрен ачыклый, дәвалый. Энесе дә тәҗрибә туплый, бар эштә булышырга тырыша. Артурга хатыны Индира да булыша. Ул фермада кассир булып эшли, документацияне алып бара. Кызлары туганчы, бар булган буш вакытын фермада үткәргән. Кызлары да үрдәкләр, тавыклар белән уйнап үсә, алардан бер дә курыкмый. Ул – әтисенең горурлыгы, бәлки, үсеп җиткәч, ул да ферма эшен дәвам итүчеләрдән булыр.
Ферма хуҗасының тирә-юнендә гел яхшы кешеләр генә, бу яктан да бик отышлы аның язмышы. Хатыны Индира – авылда туып, шәһәрдә торса да, кияүгә чыккач, иренең фермерлык эшенә булыша башлый. Ул һәрвакыт ирен хуплап тора: «Ирем әйтте, туй акчаларына трактор алабыз, дип, һәм шулай иттек тә».