6 июльдә Арча районының «Северный АХП» ҖЧҖ базасында урып-җыю эшләренә әзерләнү һәм аларны уздыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Илшат Нуриев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгесләре, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
«Беренче мәсьәлә – техниканы урып-җыю эшләренә әзерләү, - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов. – Үстерелгән уңышны түкми-чәчми җыеп алу өчен техниканың бар ягы да көйләнгән булырга тиеш».
Районда комбайннарны уракка әзерләүнең барышы турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Абдуллин сөйләде.
«Сабан культуралары мәйданы быел 61 мең га. Урак өстендә кырларга 140 комбайн чыгачак. Шул көннәрдә «Ватан» АФ ҖЧҖенә һәм «Заря АФ» ҖЧҖенә тагын ике ашлык җыю комбайны кайтачак. Исәпләүләрдән күренгәнчә, бер комбайнга йөкләнеш 437 га тәшкил итәчәк», - диде ул.
Комбайннар кырга чыгару өчен әзерләгәндә һәм урып-җыю эшләре барышында бәхетсезлек очракларын булдырмау мәсьәләләренә аерым игътибар итү зарурлыгы турында әйтелде. Бу тематиканы Арча муниципаль районының хезмәтне саклау белгече Мулләхмәт Әскәров ачыклады.
«Северный АХП» ҖЧҖендә 3 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыярга кирәк булачак. Урып-җыю эшләрендә 6 комбайн эшләячәк. Барлык комбайннар да техник яктан төзек һәм кырга чыгарга әзер.
Йомгак ясап, район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәдә каралучы мәсьәләләрнең бик актуаль булуын билгеләп үтте һәм аграрчылар алдына 15 июльгә кадәр ашлык җыю комбайннарын ремонтлап бетерү бурычын куйды.