Фермерларның көндәлек мәшәкатьләре: Чирмешән районына Канада күркәләре «очып килгән»

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  фермаларны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Авыл  хуҗалыгы продукциясенең күпчелек  өлеше  республиканың  крестьян-фермер хуҗалыкларында  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларында   җитештерелә.  Әмма  иң  мөһиме   – фермерлар  тотрыклы  табыш  китерә  торган  үзләренең  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнәләр.  

Мәсәлән, Чирмешән районының  Югары  Кәминкә  авылыннан    Массаровлар  гаиләсе, хуҗалыкларында  уннарча  төрле  кош-корт үстереп,    күп еллар  буена  авылдашларын гаҗәпләндерәләр.      Фаил һәм Тәнзилә  үз   инкубаторларында  йомыркадан  чебешләр  чыгаралар,  алар  “чит илнекеләргә”  өстенлек  бирәләр.    

Шушы  көннәрдә   Массаровлар хуҗалыгында    Канада  токымыннан бройлерлар барлыкка килгән,  бу  токымның  исеме  -  Иза Хаббард, шулай  ук  күркәләр -   Хайбрид Конвертер токымыннан.

«Иза Хаббард токымыннан  бройлерлар  йомыркаларын  Канададан  кайтарттык. 130 йомырканың  яртысыннан  чебешләр  чыкты  да  инде», - дип  сөйли  хуҗабикә   Тәнзилә.

 Хайбрид Конвертер токымыннан  күркәләр  дә   Канададан  кайткан. Массаровлар  30 йомырка  алып  кайталар, аларның  15е  “уңышлы” булып  чыга.   Бу  токым  өлгереп  җиткәндә,  аның  авырлыгы    20 килограммга кадәр  җитә. 

Ә   Франциядән  кайткан  15 мысыр  тавыгы   йомыркасыннан  13  чебеш      чыккан.  Массаровлар   әйтүенчә,  алар  бик  уяу.  Каты  чыелдыйлар, ә песи яки  эт күрсәләр, куркып  кычкыра  башлыйлар, автомобиль  сигналы  кебек, ярдәмгә  чакыралар: «SOS, безне  коткарыгыз!» янәсе. «Французлар», күркәләр  кебек үк, хуҗабикәнең  татарча «чи, чи, чи!» дип  ашарга  чакырганын  бик  яхшы  аңлыйлар.  

“Чит илнекеләр” ашауда бик  сайланып  тормыйлар. Башта  катнаш  азык  бирдем.  Ә  хәзер  алар  пешкән  бәрәңгегә  ияләштеләр, аңа    фураж өстәп  бирәм. Әзерләп  кенә  өлгер!»  – дип  сөйли   Тәнзилә  Массарова.

Массаровларда казлар  чыгарган   өч  инкубатор  бар. Аларны  2-3 айга  җиткереп,  бер  өлешен  сатканнар.  Үзләренә    25 баш  калдырганнар.      Эш  сөючән  гаилә,  кош-корт  тотудан  тыш,  эре  мөгезле  терлек  тә  асрый.    Массаровлар  соң  ятып, иртә  торырга  күнеккәннәр.   «Мысыр тавыклары  иркәләнеп ятарга  ирек  бирмиләр,  таң  белән  уята  башлыйлар», - дип  сөйли,  елмаеп,  хуҗабикә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International