Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Татарстанда язгы чәчү 6 майга 812,5 мең га мәйданда башкарылды, бу фаразга карата 47% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 7 майдан 11 майга кадәр Казанда «Яшел хуҗалык: язгы сезон» күргәзмәсе уязачак, дип хәбәр итә. Идел буеның махсуслаштырылган иң эре күргәзмәсе ел саен бакчачыларның күбесе үз бакчаларын җәйгә әзерли башлаган көннәрдә эшли башлый.
Татарстан Республикасында чәчүгә барлык районнар да чыкты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты.
Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 майда тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ял көненә һәм шторм кисәтүенә дә карамастан, Татарстанның Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнарына кыр эшләренең барышы белән танышу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында республика кырлары өстеннән очып узды. Беренче булып ул Мөслим, Сарман һәм Зәй районнары кырларында булды.
Бу хакта 29 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.