Әлмәт районында “Яшелчә аланы” күләмле проект буенча актиа эш алып барыла. «Авыл» кооперативында яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча быел 16 резидент катнашты. Чәчү мәйданы 110 гектардан артык тәшкил итә. Яшелчә аланының күпчелек мәйданында чөгендер, кишер, пекин кәбестәсе, төсле кәбестә, ак кәбестә, брокколи, кура җиләге, карлыган, клубника, кара бөрлеген үсә.
Яшелчәләрне саклау өчен 2018 елда 3000 тонна сыйдырышлы җиләк-җимешсаклагыч файдалануга тапшырылган иде. Бу айда Санкт-Петербургтан фасовкалау һәм төргәкләү буенча җайланима кайтару көтелә.
Районда шулай ук параллель рәвештә “Җиләк-җимеш аланы” ҖЧҖ үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Узган ел ул 9 млн. сумлык үзе җитештергән продукция сатты.
Июльнең икенче яртысында кара карлыганнан беренче уңыш җыя башлыйлар. Җиләк-җимеш культураларын җыюны механикалаштыру өчен Польшадан махсус комбайн кайтару көтелә. Җиләк-җимеш аланы мәйданында 1 миллионнан артык клубника, кура җиләге, карлыган үстерелә, продукция Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә җибәрелә.
Районда җиләк-җимеш культураларын җитештерү буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары үз эшчәнлекләрен актив башкаралар. Харрасов Илназ һәм Азизов Ренат КФХлары 2018 елда “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча һәркайсы 1,5 млн сум күләмендә грантлар оттылар, бу акчаларга кирәкле җайланмалар һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алып, үз хуҗалыкларын зурайттылар.
Шулай ук Хәйдәров Илгиз, Горохов Александр КФХлары да 2016 елдан башлап клубника үстерү һәм сату белән шөгыльләнәләр.
Экологик чиста продукция сату өчен Әлмәт районы сәүдә нокталарына гына чыгарылып калмыйча, республикадан читкә дә озатыла.