Татарстан Республикасы делегациясе «Бөтенроссия кыр көне» агротехнологик күргәзмәсендә катнашты

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Ленинград өлкәсендә  Россиядә  иң  зур  «Бөтенроссия  кыр көне - 2019» агротехнологик күргәзмәсе ачылды.   Тантаналы  чарада    Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев һәм   Ленинград өлкәсе  губернаторы   Александр Дрозденко катнаштылар.

Чарада  шулай  ук  Татарстан  Республикасыннан  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  җитәкчелегендәге  рәсми   делегация катнашты.     Делегация  составында  министрның  беренче  урынбасары    Николай Титов һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре,     «РАЦИН» АҖ гендиректоры  Әсхать Шәрәпов, Татарстан Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  җитәкчесе  Марсель Таһиров, "Управление "Татмелиоводхоз" идарәсе” ФДБУ  директоры   Марс Хисмәтуллин, «Татагрохим» ААҖ генераль   директоры   Наил Гобәйдуллин һәм  Санкт-Петербург шәһәрендә  һәм Ленинград өлкәсендә  Татарстан  Республикасының  Даими  вәкиллеге  хезмәткәрләре  катнашты.  

Моннан тыш, быел    «Бөтенроссия  кыр көнендә» сигез  меңнән  артык аграрийлар  катнаша.    Россия буйлап  200дән артык  авыл  хуҗалыгы оешмасы  үз  продукциясен  күрсәтә.    Күргәзмәнең  бүлекләре  АПКның күп  төрле  тармакларын  үз  эченә  ала:    «Үсемлекчелек. Үсемлекләрне  яклау  чаралары. Агрохимия», «Авыл  хуҗалыгы   техникасы  һәм  АПК өчен  җайланмалар. Терлекчелек  өчен  җайланмалар», «Фәнни тәэмин  итү.   Идарә. Консалтинг. ММЧ».

  «Бөтенроссия  кыр  көне» кысаларында  җитештерүнең  алдынгы    технологияләре,  авыл  хуҗалыгы  техникасы һәм  авыл  хуҗалыгы  культураларының  бүгенге  өр-яңа  сортлары күрсәтелә.   Аларның  бер өлеше  кунакларга  табигый  шартларда,  махсус әзерләнгән  кырларда күрсәтелә,  бу  чараның     уникаль  аерымлыгын  күрсәтә.   Экспозициягә  куелган  800дән артык  техника  һәм  җайланмаларның  70 төрдән  артыгын махсус  күрсәткечләрдә  карарга  мөмкин  булачак.   Алар  арасында  яңа  буын    «Кировец К-7» тракторы  да  бар,  ул  бу  елның  июнендә   Петербург   трактор  заводында  чыга  башлады. 

Күргәзмәдә  катнашучылар  арасында   үз экспозициясен  Татарстан предприятиеләре  дә  күрсәтә.  Мәс.,  Кузембәт РМЗ ашлык  чистарту җаөланмасы һәм  терлекчелек  өчен  катнаш  азык  әзерләү  җайланмасы  үрнәкләрен куйган.    Казан сиптерү  техникасы  заводы  һәм  "Казаньсельмаш"   компаниясе  сиптергечләр  турында  һәм  үсемлекләрне   карау  өчен  башка техника  турында  сөли  торган     стендлар  әзерләделәр.  

Чара  мәйданчыгында  төрле  авыл  хуҗалыгы  культуралары  өчен    6 гектар бирелгән, аларда  500дән артык  тәҗрибә  кишерлекләре  бүленгән.  Тагын  өч  гектарда  язгы  арпа  чәчүлекләрендә    пестицидлар  һәм   минераль  ашламалар  белән  тәҗрибә  нәтиҗәләрен  күрергә  мөмкин.  

Республика делегациясе авыл  хуҗалыгы  техникаыс  яңалыклары  белән  танышты,  Ленинград өлкәсеннән  хезмәттәшләренең  төрле  культуралар игү  буенча  тәҗрибәсен  өйрәнде,  шулай  ук   чара  уза  торган  кырларда  эшлекле  очрашулар  уздырды.    

Күргәзмәнең  эш  программасында  үзәк  вакыйга  булып пленар  утырыш  уздыру  булды,  ул  «2019 елда  Россия  Федерациясендә  чәчү эшләрен уздыру  һәм урып-җыю эшләренең  барышы буенча  йомгаклар» темасына  багышланган  иде.    Аның  кысаларында  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы   җитәкчелеге,  базарда  катнашучылар һәм  тармак   экспертлары бу  ел  уңышы планнары  буенча  фикер алыштылар   һәм  якындагы  чорга  Россия АПКсын  үстерүнең  өстенлекле  юнәлешләрен  билгеләделәр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International