Хезмәт кешеләре: ярты гасыр тракторда

2019 елның 12 июле, җомга

Көндәлек  хезмәтләре  белән  ихтирам  һәм  абруй  яулаган гади  кешеләр  турында  яза торган     безнең  “Хезмәт  кешеләре” рубрикасының   бүгенге    герое - Тукай  районыннан  ярты  гасыр  механизатор булып    эшләгән   Нурмөхәммәт Шәмси улы  Шәмсиев.

Нурмөхәммәт    Шәмсиев 1934 елның  27 июнендә  Минзәлә  районының   Оргыды авылында  (хәзерге Тукай  районы)  күпбалалы  крестьян гаиләсендә  туган.  Нурмөхәммәтнең  бала  чагы    авыр  сугыш  елларына  туры  килә,  ул  бары тик  4 сыйныфны  гына  укып  өлгерә.   Армия  сафларында  хезмәт  итәргә  киткәнче,  олылар белән  беррәттән,  колхоз  эшләрендә  эшли.     Армиядән  кайткач,  ул  үз бәхетен  читтән  эзләп  йөрми,  туган  авылында  кала.   

Ул киң  профильле  тракторчы-машинист  курсларын  тәмамлап,  үзенең  хезмәт  эшчәнлеген  җир  сөрүдән  башлый.  Нурмөхәммәт беркайчан  да бер  эштән  дә  курыкмый,  эшкә  һәрвакыт  җиң сызганып тотына.  Төрле  маркалы  тракторларда,  комбайннарда яңгырда да,  карда  да  иртәдән  кичкә  кадәр  эшли.    Ул  чакта  тракторлар да  бик  аз  булганга,  төнге  сменада  да  эшләгәннәр.   Аннары  үзе  ныклап  торып  трактор  йөртә  башлый.   Чаллыда  тракторлар курсын  тәмамлап,  тракторчы  таныклыгын  ала.  Иртә яздан  кара  көзгә кадәр  кырдан  кайтып  керми  ул.   Арыш  өлгергәч,  комбайнга  утыра.  Ул,  тәҗрибәле  механизаторлар белән бергә  эшләп,  күп  нәрсәгә  өйрәнә,  шулай  ук  үз  күп эшләрне  әтисеннән  дә  күреп  эшли.   

Башта  ул  гади  тракторларда  эшли,  соңрак  гидравлик  җайланмалар  белән  җиңел  идарә  итеп  була  торган  техникага  күчә,  стпартер  ярдәмендә  кабына  торган  тракторда  эшли.   Хезмәт  эшчәнлеге  чорында,  ул азмы-күпме,  52  ел,    Нурмөхәммәт  ике  мәртәбә  яңа  «Беларусь» тракторына  утыра.     Ул аның  белән  бик  сак  эш  итә, һәрвакыт аны  чиста, төзек  тота.     

 Нурмөхәммәт Шәмсиев эштә  үзен  һәрвакыт  үтә  дә  җаваплы,  хезмәт сөючән итеп  күрсәтә,  үзенә  дә,  тирә-юньдәгеләргә  дә  бик  таләпчән  була.    Алдынгы   механизаторны  берничә  мәртәбә  мактау  грамоталары  һәм  дипломнар белән  бүләклиләр.  Район  һәм колхоз җитәкчелеге  тарафыннан  бирелгән  грамоталарны  санап  бетерерлек  түгел.  

Нурмөхәммәт Шәмсиев – хезмәт ветераны. Үзенең   85 яшендә район  кешеләре  өчен  үрнәк  булып  тора,  бай тәҗрибәсе һәм  киңәшләре  белән  бик  теләп  бүлешә.

Нурмөхәммәт Шәмсиев  шушы  яшьтә  дә  бер  урында  кул  кушырып  утырмый.  Хәзер  ул  казлар,  тавыклар тота,  бакчасында  җиләк-җимеш,  бәрәңге,  матур  чәчәкләр   үстерә. Үз авылының  бәйрәмен  уздыруда да   актив катнаша.  Оргыды  авылында  ул  бәйрәм  ел  саен  үткәрелә,  ул  бәйрәм  уздырыла  торган    мәйданда  үләннәрне чабарга  булыша.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International