ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  КФХ базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» федераль  ведомство   программасы  буенча  грантлар  бирү  өчен  крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалу  турында  хәбәр  итә.   Конкурста  җиңүчеләр  буенча  грантларның  гомуми  суммасы     350 млн. сум  тәшкил  итә,  шуның   203 млн. сумы (58%) -  федераль  бюджеттан.   

5 июньдә “Авыл  территорияләрен  үстерү”  илкүләм  дәүләт  программасы  проекты буенча  фикер алышу  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  яшьләре  VI һәм VII чакырылыш  Дәүләт Думасы  депутаты  Марат  Бариев белән  очраштылар.   


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Арча  районының  «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында   гадәттәге   «Иң яхшы  сабанчы -2019» конкурсы  узды.  Чарада  район  башлыгы    Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Арча  районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы     Ренат Гатиятов,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  

Казан дәүләт  аграр университеты Балтач  районының  мәгариф  бүлеге  белән  берлектә   узган  атнада  мәктәп  укучыларын аграр  югары  уку йортына  керү өчен  әзерләү  һәм һөнәри  юнәлеш  бирү  буенча  уртак  эш  оештыру  максатында  очрашу  үткәрде.   Очрашу  нәтиҗәләре  буенча  мәктәпләр  һәм Казан  дәүләт  аграр  университеты  арасында  хезмәттәшлек  турында  килешү  төзелде.    

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы,      Россия  Федерациясе  Хөкүмәте Россия  Федерациясе  Президенты  кушуы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  2025  елга  кадәр  чорга  эшләнгән    «Авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү» дәүләт  программасын  кабул  итте,  дип  хәбәр  итә.  


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

1 июньдә “Үз туган  ягыңны  бел” темасы  буенча  чаралар  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре  Тәтеш һәм Кама Тамагы  районнарында  булдылар.    

Бу  хакта  сүз  бүген  Россия Федерациясе   Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының Авыл  территорияләрен  үстерү   департаменты  директоры     Максим  Боровой җитәкчелегендә  узган      видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  барды,  ул  авыл  территорияләрен  комплексы  үстерү  программасын  гамәлгә  ашыру  мәсьәләсенә  багышланган  иде.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  шулай  ук  министр урынбасары    Олег Земсков һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  Максим Боровой, Россия  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы   авыл  территорияләрен  комплексы  үстерү  программасын  эшләп  бетерде,  дип  хәбәр  итте.   Документның  паспорты   хокукый  мәгълүматның   рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  соңгы  раслау  стадиясен  уза,  дие  ул.    


1
июнь, 2019 ел
шимбә

 Үз хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое   -  күп еллар  “Баулы” совхозында  гади  тракторчы  булып  эшләгән  Зәйдуллин Хәмит Вәли  улы.

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үсемлекләрне  яклау  һәм  терлек  азыгы  җыю  буенча  башкарылачак  чаралар  турында  сөйләде. 


31
май, 2019 ел
җомга

27 - 30 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр үзәге» ДБУ белән  берлектә   «Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы» оештырылды аның  программасына авыл  территорияләрендә  кече  хуҗалыкларны  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү  буенча  мәгълүмати-агарту  эшләрен  активлаштыруга  юнәлдерелгән  һәм  мәгълүмати  чаралар кергән  иде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International