Чистай районы кырларыннан хәбәрләр: без үзебезнең комбайнчылар белән горурлана алабыз

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Чистай  районында  көнгә  билгеле  бер  күләмдә  ашлык  суктырган  комбайнчыларга   акчалата  премияләр (сертификатлар)  бирү  гадәткә  кереп  китте.   Чистай районы  комбайнчылар бөртекле  һәм мкузаклы  культуралар җыюда  куелган  шартларны  үтәгәндә  көн  саен  премия алырга  мөмкин.  

Мәсәлән  СК-5 «Нива», «Енисей»  комбайннары    30 тонна  ашлык  суктырырга тиеш,   ә  «Нью-Холланд CS-6090», «Лексион», «Джон Дир»  комбайннары -  кимендә  75 тонна. 

14 августта   «Хузангай» ҖЧҖ хуҗалыгында  беренче сертификатларны    Чистай  районы  башлыгы    Дмитрий Иванов иһәм районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Александр Ромадановский тапшырдылар.  Иң яхшы  күрсәткечләргә      «Акрос-550» комбайннары механизаторлары   Дауд Шәрәфетдинов, Ирек Зарипов, Фәргать Мингалимов һәм  Рөстәм Сибъгәтуллин ия  булдылар.  Премияләү шартлары  буенча  аларның  комбайннары   кимендә   55 тонна  ашлык  суктырырга  тиеш.    

«Без бу   конкурсны  беренче  ел  гына  үткәрмибез  инде, - дип  билгеләп  үтте  район  башлыгы   Дмитрий Иванов, -  уңыш  елының  бик  четерекле  булуына да  карамастан,  без  үз  комбайнчыларыбыз  белән  горурлана  алабыз,  аларның  эш  нәтиҗәләре  элекке дәрәҗәдә  саклана».

Чынлап та,  соңгы  2  атна  җылы  һәм кояшлы  тора. Яуширмә авыл  җирлеге  кырларында  бер  үк  вакытта  18   комбайн эшли. «Хузангай»  ҖЧҖ башкарма директоры    Рөстәм Сәхәбетдинов билгеләп  үткәнчә, хуҗалыкның  үзенең  киптерү  аппараты  бар, ашлык  юеш  булуга  да  крамастан,  эшне алар  туктатып  тормыйлар.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,   Чистай  районында   15 августка   12,07 мең  гектар  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның     21,9%ын  тәшкил  итә,     35 мең тонна  ашлык  җыелган,  уңдырышлылык  - бер гектардан  29 центнер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International