Марат Әхмәтов Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай районнарында урып-җыюның барышы белән танышты

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең  барышы   белән  танышу максатында  Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай  районнарында булды.  

Марат  Әхмәтов, кырларны  карап чыкканнан соң,  һәр районның  башлыклары,  хуҗалыклар  җитәкчеләре,  фермерлар һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.   Очрашуда   авыл  хуҗалыгы  белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде, төп тема уңдырышлылыкка,  сөт  бәяләренә,  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  субсидияләргә һәм ягулыкка ташламаларга кагылышлы  булды.    

Районнар  башлыклары  үзләрендәге  урып-җыю эшләренең  барышы  белән кыскача таныштырдылар.    Алексеевск районында  урып-җыю мәйданы     49,1 мең   га тәшкил  итә. Бүгенгә    4,16 мең   га җыелган, бу  барлык мәйданның    12,2 %ын  тәшкил  итҗә.     11,2 мең   тонна ашлык  тупланган,  уртача уңдырышлылык  -    26,9 ц/га. Район башлыгы  Сергей Демидов шулай  ук  терлекчелек  буенча  күрсәткечләргә дә  тукталды.   «Районда  эре  мөгезле  терлекләр саны  - 21 803 берәмлек, узган  елга  карата    104% тәшкил  итә. Сөт җитештерү  һәм сату күрсәткечләре буенча  да  үсеш  бар.     халыктан  сөтне    20,3 сумнана алабыз», - дип ассызыклады   Сергей Демидов.

Марат  Әхмәтов  бу   районда  республика  буенча  сөткә булган  бәяләрнең  иң  югары  булуын  билгеләп  үтте,  шулай  ук  тәүлеклек  урып-җыюны    4,5-5 мең тоннага  җиткеререгә  өндәде.   «Урып-җыю өчен  көннәр  җайлана кебек,  әмма  моның  белән  тынычланырга  кирәкми. Безнең  төп  бурыч элеккечә үк кала,  уңышны   тиз арада  һәм югалтуларсыз  җыеп алу», - дип  өстәде  Марат  Әхмәтов. 

Районда  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  күргәзмәсе  оештырылган иде.      «Пчелич» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  төрле  сорттан  бал, умарта  продукциясе  алып  килгән,  ул  Алексеевск, Арча, Спас, Чирмешән,  Лаеш, Питрәч,  Кама Тамагы һәм Җиектау  районнарыннан   16 авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесен берләштерә.   Марат  Әхмәтов, эш турында  һәм предприятиенең   перспективалары  турындагы  мәгълүматны  тыңлаганнан соң,  Татарстан 8 августта эшли башлаган «Агростартап»  программасы  буенча     документлар  тәкъдим  итәргә  кушты.  

Очрашу  азагында  Марат  Әхмәтов  һәм  Сергей Демидов халык белән очраштылар,  районда  урак алдынгыларына    сертификатлар  һәм премияләр  тапшырдылар.  

Аннары Марат  Әхмәтов      шундый  ук  максат  белән    Чирмешән һәм Аксубай  районнарына юнәлде,  аларның   кырларында булып, урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышты.    Чирмешән районында уртача  уңыш   – 30,1 ц/га. Биредә  урып-җыю  мәйданы    34,1 мең   га тәшкил  итә,  бүгенгә    5,41 мең   га суктырылган,  бу  барлык  мәйданның 15,9%ы.   16,3 мең   тонна   бөртекле  ашлык  җыелган. 

Йөреп чыккан  районнар арасында  иң  күп җыелган  мәйдан  буенча     Аксубай  районы  алда  бара,  биредә  барлык  мәйданның      30 %ы  җыелган, урып-җыю  мәйданы  -   33,9 мең   га. Бүгенгә   10,45 мең   га суктырылган,  бер гектардан  уртача  уңыш  -  32,4 центнер. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International