Сарман районыннан кыр хәбәрләре: урнашып киткән аяз көннәр механизаторлар өчен һәр сәгатьтән нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирде

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

17 августта   Сарман районында уракның өченче  бишкөнлегендә  җиңүчеләрне  бүләкләделәр. 

Искәртеп  узабыз,  җиңүчеләрне  бүләкләү  өч төркемдә  уза. Беренче  төркемдә  1 урынны   тагын  “Сарман” агрофирмасы механизаторы   Ринат Сәгъдәтов алды  (ул  икенча бишкөнлектә  дә беренче  урынны  алган  иде), ул биш  көндә    «Тукано-450» комбайнында   3767 центнер ашлык  суктырды.     II урынлда   – “Җәлил” агрофирмасы механизаторы  Айнур Закиров, ул   “Нью-Холланд”   комбайнында   3227 центнер ашлык  суктырды. Үз   позициясендә  “Сарман” агрофирмасы   механизаторы   Дамир Гайнуллин  да  нык тора, ул  “Тукано-450”   комбайнында  3131 центнер ашлык  суктырды: икенче  бишкөнлектә  кебек  үк ул   III урынга  чыкты. 

Икенче төркемдә   I урында - “Нөркәй” агрофирмасы  механизаторы    Марат Камалов, ул    “Мега-360” комбайнында  3792 центнер ашлык  суктырган.    Бу төркемдә  өченче  бишкөнлектә   призлы урыннар “Нөркәй” агрофирмасы  механизаторларында.    II урында   – Фәнис Гарипов: ул  “Нью-Холланд” комбайнында   2849 центнер ашлык  суктырган,   III урында   – Фәнис Гыйзъдәтуллин, ул   “Мега-360” комбайнында  2519 центнеров ашлык  суктырган. Өченче  төркемдә  1  урын  – “Нөркәй” агрофирмасы  механизаторы        Сәлмән  Шакировта,  ул 263 гектар  мәйданда  эшләгән,       II урында   – “Җәлил” агрофирмасыннан  механизатор   Нияз Даутов, ул    235 гектар мәйданда  эшләгән,  III урында   -  “Җәлил” агрофирмасыннан  механизатор  Наил  Кыямов: аның  күрсәткече   – 149 гектар.

 Район башлыгы  Фәрит Хөснуллин, җиңүчеләрне коплап,  урып-җыю  эшләренең  барышы  белән генә  кызыксынып калмыйча,    механизаторларның  кәефләрен дә сорашты.   

«Көннәр яхшы  торса,  көзге  бодайны  якын  көннәрдә  җыеп бетерәбез, – дип  сөйли “Сарман” агрофирмасы    механизаторы   Дамир Гайнуллин, – уңыш  сөендерә  –  район  буенча   һәр    гектардан  уртача  уңыш    40 центнер  тәшкил  итә».

Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек   идарәсеннән алынган  мәгълүмат  буенча,  урып-җыю  эшләрендә  “Нөркәй” агрофирмасы  әйдәүче  булып  бара.   Биредә  алдагы  бер-ике  көндә  көзге  бодайны  җыюны  тәмамлап,   яңадан  киләсе  ел  уңышы  өчен  бу  культураны  чәчүгә керешәчәкләр.  

«Соңгы  көннәрдә  урнашкан  аяз  көннәр    механизаторларга  һәр сәгатьтән  нәтиҗәле  файдалану  мөмкинлеге  бирде. Алдагы  көннәрдә  дә  һава  торышы  игенчеләрне сөендерсен  һәм тир  түгеп үстергән  уңышны  югалтуларсыз җыеп алсынннар иде  дигән теләктә  калабыз», - диде  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,   Сарман районында  19 августка  17,23 мең  га мәйданда  иген  суктырылган, бу  барлык  мәйданның    39,2%ын  тәшкил  итә,   68,9 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер  гектардан  уртача  уңыш    40 центнер  тәшкил  итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International