Аксубай районыннан кыр хәбәрләре: игенчеләр урып-җыю темпларын арттыралар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Озакка сузылган  яңгырлардан  соң  соңгы  көннәрдә  аязытып  җибәрде,  туфрак  кипшенә  башлау  белән  Аксубай  районының  Сунеев КФХсында  игенчеләр  комбайннарын  кырга  чыгардылар.   Бу  хуҗалыкта  бөртеклелеәр    2900 гектар мәйданны  били,  шул  исәптән    200 гектар - көзге  арыш,  бодай,  вика, 400 гектар  – арпа, 600 га  сабан  бодае һәм  –   1300 га  – солы. 

«Яңгырларга  кадәр 400 тоннага  якын  ашлык  җыеп өлгердек,   – ди  хуҗалк  җитәкчесе    Әхнәф Сунеев. – Безнең  механизаторлар  урып-җыюны  дәвам  итү өчен  бөтен  мөмкинлекләрдән файдаланырга  тырышалар». 

Уракны  быелгы  сезонда  иң җаваплы,  ышаныч   экипажлар  алып  бара.   Болар: ветераннар    Валерий Абросимов, ярдәмчесе -  улы     Андрей  белән,   аның  энесе  Николай Абросимов, оныгы   Станислав Водышев  белән,   Александр Назаров (ярдәмчесе  Алексей Титов), Юрий Назаров (ярдәмчесе   Константин Матюшкин), Аркадий Кириллов (ярдәмчесе – улы Кирилл). Икмәк  урдыруда  да    тәҗрибәле  игенчеләр  эшли,  болар: Әдип Гыйльметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин. 

«Безнең комбайнчылар – үз эшләренең  иң  осталары, дип  ассызыклады хуҗалыкның  баш  агрономы   Хәлил Минапов. – Аларның  һөнәри осталыгына  зур  өметләр  баглыйбыз». 

Чирмешән бүлекчәсенең  ындыр  табагында урак башыннан  бирле  кырлардан кайтарылган иген  тау  кебек  өелгән. Биредә  эш  ике  сменада  оештырылган. Монда  һәр кеше  үзенең  эшен  төгәл  белән  һәм  бик тырышып  эшли.  

Үлчәхдә  торучы   Ольга Ильина һәм аның  алмашчысы   Наталья Емельянова кырдан  ындыр  табагына иген  төяп  кайтучы  машиналарны  үлчәп торалар.   Сергей Титов, Валентин Ильин һәм Владимир Романов ашлык  чистрту  техникасында  оста  эшлиләр.  

Сменалап эшләп, хезмәткәрләр ашлыкны  сортировкалауда  һәм төяүдә  булышалар. Бу     объекттагы  эшләргә    Александр Акташев җитәкчелек  итә.  Бу көннәрдә  комбайннар  өзлексез эшли алырлар, дип ышанабыз,  димәк, якын  арада  ындыр  табагына  бик  күп  ашлык  керәчәк.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,    Аксубай  районында   8,7 мең   га мәйданда  ашлык  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның    25,6%ын  тәшкил  итә,     28,2 мең   тонна  ашлык  җыелган, уңдырышлылык   -    бер гектардан  32,5 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International