Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкының активлыгын арттыру буенча зона семинарында катнашырга чакыра

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Искәртеп  узабыз,  Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар уздыруда    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,    муниципаль районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,    кооперативлар, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашалар.     

Беренче зона семинары  6 августта Теләче  муниципаль районында  узды.  Ул   яңа  эш  башлаучы  фермерларга  грант ярдәме  буенча  Илкүләм проект кысаларында «Агростартап» программасын гамәлгә кертү  буенча  символик  төймәгә  басу  белән  тәмамланды. Очрашуда   Арча,  Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара,  Лаеш,  Мамадыш, Питрәч, Балык  Бистәсе һәм Саба  муниципаль районнары  катнашты.       8 һәм 13 августта семинарлар    Татарстанның Аксубай  һәм    Зеленодольск районнарында  узды.  

19 августта семинар семинар Чаллы  шәһәрендә узачак, чарада     Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш, Баулы,  Бөгелмә,  Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә,  Мөслим, Түбән Кама,   Сарман, Тукай һәм  Ютазы  районнары  катнаша.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International