Бу атнада Арча муниципаль районының “Ватан” агрофирмасында терлек азыгы җыю техникасының күрсәтмә парады узды. Чарада техниканы кабул итү буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендәге комиссия, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең белгечләре, районның Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш инженерлар катнашты.
Бу атнада матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында уздырылган конкурска йомгаклар ясалды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыятьне аңлатып китте.
Татарстанда Иннополис шәһәрендә, 2,5 миллиард сум күләмендә инвестицияләр кертеп, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, МВ-500 маркалы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге самолетлар җыю заводын һәм эксперименталь авиация аэродромын төзүгә нигез садынды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базаны үстерү өчен грантлар алуга конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 154 млн сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Азнакай районында булды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә кырларны карап чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында республиканың Ютазы районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Баулы районында булды.
«Татагролизинг» акционер җәмгыятенең «Лениногорск» агрофирмасында эре мөгезле терлекләр өчен үсемлек азыгы әзерләү башланды. Хәзер 100 гектар мәйданда азык җыю эшләре бара, “кәҗә азыгы”ның уртача биеклеге 70 сантиметр. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фоат Саматов әйтүенчә, үлән үсеп, чәчәккә бөреләнгән.
29 майда Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итә башладылар. Бу эштә район башлыгы Рәзиф Кәримов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев һәм үсем лекчелек буенча белгечләр катнаша.
29 майда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Киңәшмә авыл хуҗалыгы иминләштерүенең торышы турындагы мәсьәлә турында иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре вәкилләре катнашты.