Сабантуй – хезмәт бәйрәме, анда матур гореф-гадәтләр бергә кушыла, җырлар, биюләр кешенең күңелен күтәрә, әмма, иң мөһиме, бу “сабан бәйрәме” һәм ул язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Шуңа күрә дә бу бәйрәмдә җирдә эшләүчеләрне котлау матур гадәткә кергән. 8 июньдә Чистай районында узган Сабантуй мәйданында да районның иң яхшы механизаторларын котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен чын күңелдән Фермер көне белән котлыйм!
Татарстанда 2019 елда уңыш булдыру чаралары кысаларында яңа технологияләр куллану масштабларын киңәйттеләр.
Татарстанда чәчү эшләре тәмамланды. Республика кырларында чәчүлекләр мәйданы узган еллар белән чагыштырганда үзгәрмәде диярлек һәм ул 2,8 млн гектар чамасы тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» МАында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Үз хезмәтләре белән мактау һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - туган районында озак еллар сыер савучы булып эшләгән Галочкина Надежда Николаевна.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортынад узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында үсемлекләрне яклау чараларын уздыру турында сөйләде.
7 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча министр урынбасары Ришат Хәбипов катнашында киңәшмә узды.
6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Агросәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 100 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл уздырды. Анда АПК хезмәткәрләренә социаль ярдәм һәм аларны хокукый яклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй белән котлыйм!
6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү буенча ФДБМУ базасында Татарстан Республикасының сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен АКШта һәм Россиядә терлекләрне тукландыру һәм үрчетү буенча конференция узды.