Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, бүгенгә республикада бөртекле культуралар 377 мең га мәйданда җыелган, бу – 26%. 1,2 млн тонн ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 31,8 центнер тәшкил итә.
Әлки районында мәйданның 43,6%ы җыелган, Зәй районында – 39,8%, Нурлат районында – 39,2%. Уңдырышлылык буенча Зәй районы әйдәп баручы (47 ц/га), аннан кала Минзәлә районы, Мамадыш, Тукай районнары ( 42шәр ц/га), Тәтеш, Сарман районнары (40ар ц/га).
Көзге культуралар һәм арпа да өлгергән – бу 500 мең гектардан артык. Әмма озакка киткән яңгырлар һәм көчле җилләр югалтуларга китерә. Марат Әхмәтов игенчеләрне урып-җыю темпларын тизләтергә өндәде. Министр шулай ук барлык районнарда да урып-җыюда катнашучыларны матди кызыксындыру чаралары эшләнгән булуы турында да әйтте.
Марат Әхмәтов бүген кырларда көзге чәчүгә әзерлек баруын да искәртеп узды. Министр, 5 сентябрьгә барлык чәчү эшләре тәмамланырга тиеш, дип искәртте.