ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  уңыш  җыю  чоры  якынлаша.   Техниканыд  әзерлеге һәм чәчүлекләрнең  торышы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә.    

Урып-җыю  кампаниясе  башланыр  алдыннан  республиканың  барлык  икмәк  кабул итү  предприятиеләре  һәм  элеваторлары  яңа  уңышны  кабул  итү  әзерлегенә  тикшерү  узалар.   Аны  Кайбыч  районының  Колангы  икмәк  кабул итү  предприятиесе  дә  узды.   Бу  елда  яхшы  уңыш   көтелә,  шуңа күрә  көчәйтелгән    режимда  эшләргә  туры  киләчәк, дип  сөйләделәр  җаваплы  белгечләр.  

Фестиваль мәртәбәле  кунакларның  – район  башлыгы  Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип  Хаҗипов,  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  министры  урынбасары    Анна Захматова  һәм     Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  бишенче  чакырылыш  депутаты,   Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты     рәисе  Таһир Һадиевның  сәламләү  чыгышлары  белән  ачылды.  


20
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның 2  кварталында  АПК идарәсе  органнарының  мәгълүмати активлыгы рейтингында Россия  буенча  беренче  урынны  алды  һәм  массакүләм мәгълүмат чараларында    төп вакыйгаларны  һәм  тармак  үсеше  өстенлекләрен яктырту  өлешендә  иң яхшы  булып  танылды.   Күрсәткечләр   «Медиалогия» компаниясенең бәйсез  белешмәләре  нигезендә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  саналды.    


19
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның  беренче  яртыеллыгында  терлекчелек  продукциясен  җитештерү  йомгаклары  һәм  икътисадый күрсәткечләр  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

Бүген  Лаеш  районында беренче  мәртәбә  ашлык  суктырып  карадылар.      «Волжская» ҖЧҖ  кырында     комбайн  «Скипетр» көзге  бодаеның  бер   алымын  урып карады.    

Урып-җыю башланырга  санаулы  көннәр  генә  калып  бара.    Комбайнчылар  да, аларның  ярдәмчеләре дә,  ындыр  табагы  хезмәткәрләре һәм    механизаторлар да,  гомумән,  уңыш  язмышына битараф булмаган  һәркем  бу  көннәрдә  үз  вакытларын  ремонт  эшләрен  төгәлләүгә  багышлыйлар.    Кырларда  эшләрнең  барышы  техниканың  төзеклегенә  нык  бәйле.  

18 июльдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Елена Фастова  рәислегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул    дәүләт  ярдәме  белән  агроиминләштерү  мәсьәләләренә  багнышланган  иде.   Чарада  шулай  ук  республика территориясендә  дәүләт  ярдәме  белән  иминләштерүне  гамәлгә ашыручы  иминият компанияләренең  төбәк  вәкилләре  катнашты


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Иранның  иң  эре  компанияләренең  берсе  -  «Daric Investment Group» компаниясе  президенты  Мөхәммәдреза Зонузи Мотлак җитәкчелегендәге     делегация  белән  очрашты.  Рәсми  очрашуда  шулай  ук    Мамадыш  муниципаль районы   Анатолий Иванов һәм  башка  җаваплы  затлар  катнашты. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары    Николай Титов Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Терлекчелек  һәм  нәсел  эше  департаменты  директоры    Харон Әмерханов җитәкчелегендә   видеоконференция режимында  узган   киңәшмәдә  катнашты,  ул     Союздаш  дәүләтнең   “Союздаш  дәүләтнең нәселле  терлекчелек субъектлары  системасында   генетик  ресурсларның конкуренциягә  сәләтле  “БелРосживплем”   базасын  булдыру” фәнни-техник программасын  эшләү  мәсьәләләренә   багышланган  иде.   Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы      Ришат Зарипов  һәм  башка кызыксынучы  затлар  катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International