2 октябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Чара Игенчеләр саренда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында узды.
Ветераннар күмәк өстәл артында авыл хуҗалыгында эшләгән елларын искә төшереп, узган хатирәләрне яңартып утырдылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә, Ветераннар советына даими ярдәм күрсәтеп торулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Искәртеп узабыз, АПКның Ветераннар советы агросәнәгать комплексы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча коллегиаль рәвештә карарлар эшләү һәм кабул итү өчен гамәлгә куелды. «Без бер ветеран да игътибардан төшеп калмасын өчен бөтен көчне куячакбыз», - дип билгеләп үтте Марс Алиев һәм катнашучыларны иҗтимагый оешманың эш планы белән таныштырды.
Бүгенге көнгә һәр эш көнендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча ветераннарны кабул итү оештырылган: Федосеев урамы, 36 йорт.
Төгәлрәк мәгълүматны 8(843)221-77-97 телефоны һәм veteran_apkrt@mail.ru электрон почта аша алырга мөмкин.