Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
Джамбулат Хатуов билгеләп үткәнчә, туфракның әчесен бетерүгә 2019 елда аграрчылар тарафыннан тотылган чыгымнарны каплау өчен федераль бюджеттан 2020 елда 1 млрд сум акча бүленәчәк. Аның сүзләренә караганда, бу уңдырышлылыкны арттырырга һәм бөртеклеләрне җыю буенча план күрсәткечләрен үтәргә ярдәм итәчәк. Алдан башкарылган бәяләүләр буенча, дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә 3,4 млн. гектар мәйданда әче туфракны известьлау буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашырганда алынган өстәмә ашлык хакының суммасы 2030 елга кадәр 66 млрд сум булачак.
Төбәкләр известьлау өчен каралган мәйданнарның күләмнәрен әйттеләр. Киңәшмәдә шулай ук Россия Федерациясендә куллану рөхсәт ителгән Пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогында мелиорантларны теркәүнең барышы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, очрашу кысаларында аграрчыларны туфракның сыйфатын яхшырту өчен кирәкле махсус техника белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
Бу юнәлештә алдынгыларның берсе буларак, Джамбулат Хатуов туфракны известьлау буенча Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз, Татарстанда 3,3 млн. га чәчүлек җире бар, шуннан 42%ының әчечлеге төрле дәрәҗәдә. Известьлау программасы буенча республика бюджетыннан быел 2019 елда 250 млн. сум акча бүлеп бирелде. 20%тан 30%как кадәр чыгымнарны хуҗалык түли. Шул принцип буенча ел саен 70 мең гектардан артык мәйданда туфрак известьлана. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль финанслашу катнашында Программаны дәвам итәргә әзер.
Татарстанда 23 известь карьеры эшли, аларның известь ашламасын җитештерү мөмкинлеге 1,5 млн тонна тәшкил итә, алар кабат дәүләт теркәзве узды һәм республика Россиянең башка субъектларына да известь материалын җибәрергә әзер.
Белешмә өчен
Туфракны известьлау:
– туфракның артык әчелеген бетерергә ярдәм итә, үсемлекләргә туфрактагы туклыклы матдәләргә үтеп керергә булыша, туфракның физик-химик үзенчәлекләрен яхшырта, шуның белән үсемлекләргә үсү өчен уңай шартлар тудыра;
– минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыра;
– туфрактагы каты металларның һәм радионуклидларның хәрәкәтен һәм аларның үсемлекләрдә туплануын киметә, бу сыйфатлы үсемлек продукциясен алырга мөмкинлек бирә;
– ул югары табышлы агротехник чара, аны дөрес уздырганда, тотылган чыгымнар туфракка химик мелиорантлар кертү вакытыннан 2-3 ел эчендә аклана.
Химик мелиорантлар буларак, «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» 1997 елның 19 июлендәге 109-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогына кертелгән, Россия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәт тарафыннан бирелгән Дәүләт теркәве турында таныклыкка ия кальций һәм магний катнашмасыннан торучы төрле материаллар кулланыла.