Яңа Чишмә районыннан кыр хәбәрләре: җирләрне туңга сөрү дәвам итә

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Яңа  Чишмә  районында кырларда  урып-җыю  эшләре  тәмамлангач, җирләрне  туңга  сөрү  эшләренә  тотындылар.   Бу - киләчәк  елда  бөртеклеләрдән  югары   уңыш  алуның  иң мөһим  агротехник  чараларының  берсе.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләренә караганда, Яңа  Чишмә  районы  буенча  көздән   57 мең  гектардан  артык  җирне  эшкәртергә  кирәк  була,   2 октябрьгә туңга  сөрү   26 мең  гектарда  башкарылган,  бу  барлык  мәйданның   46%ын  тәшкил  итә. 

2020  елда  парга  калдырыла  торган  мәйданнарны  исәпләмәгәндә,   «Игенче» ҖЧҖ,  «Вәлиев Ф.Р.», «Нурхаметов З.М.», «Садыйков М.Х.», «Козлова М.И.» КФХлары, шулай  ук     «Суворов Д.А.», «Анисимов О.А.», «Козлов В.А.», «Шакиров А.Т.» һәм «Исхаков Р.М.» кече  КФХлары туңга  сөрүне  тәмамладылар.  «Агро-Основа» һәм   «Закрома» кебек  эре  агрофирмаларда  эле  шактый  җирне  эшкәртәсе  бар.  

 «Кадыйров И.К.», «Сәлахова Г.А.», «Савельев А.А.», «Галәүтдинов И.Н.» КФХлары  җирләрне  сөрүгә  керешкәннәр  генә  әле. 

Анатолий  Попков  мехотряды  (фотода) туңга  сөрүдә  үзеннән  зур  өлеш  кертә, анда  тәҗрибәле  һәм  намуслы механизаторлар  эшли.      Анатолий  белән  бергә   көчле К-701 тракторында  аның  улы   Виктор, энеләре  Михаил   Иван Марановлар, Александр Банцырев, Вячеслав Писцов һәм Владимир Шерстобитов эшлиләр.

Аларның  тракторлары  да  чиста,  техник яктан төзек,  тирәләренә  май да,    солярка  да  акмагани, ә  бит  тракторларның  кайберләре унар һәм аннан  да  күбрәк ел  эшли.    

«Быел  үзебезнең  районда  гына  эшлибез, - дип  сйли Анатолий Попков. –Заявкалар  җитәрлек,  1 октябрьгә район  буенча    8 мең гектардан  артык  җир  сөрелде.   Акчаны  вакытында  түлиләр, 1  гектар  сөрелгән  җир   өчен -  700 сумнан.  Хуҗалык  шулай  ук  1  гектарга  20  литр  исәбеннән  ягулык  бирәчәк.   Көн   саен     120 гектардан  артык  җир  сукалыйбыз».

«Бик яхшы  эшлиләр, егетләргә  рәхмәттән  башка  сүзем  юк», - диде  КФХ башлыгы    Рөстәм Исхаков.

Шуны  искәртеп узабыз,  туңга  сөрүнең  вакытында  башкарылуы  елдан-ел үзенең  нәтиҗәлелеген  күрсәтә,   чөнки  көзге  яңгырлар  һәм  язгы   кар сулары  туфракта  дым  туплануга  ярдәм  итә.   Моннан  тыш,     үләннәргә һәм авыруларга  каршы     көрәштә  бу  мөһим агротехник  алым.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы     туңга  сөрүне  20 октябрьгә  кадәр төгәлләргә  тәкъдим  итә.       

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International