ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Сарман  районы  игенчеләре  бүген  уракка  чыктылар.     “Җәлил” агрофирмасының  Карамалы җитештерү  комплексында  көзге  бодайны  суктыра  башладылар.   

Бүген  Биектау  районында  Эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  технологларның  41  нче    Республика конкурсы,  шулай  ук   зоотехник-селекционерлар  конкурсы  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,      Биектау  районы  башлыгы   Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы     Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ  генераль директоры  Фәннур Зарипов,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш дәүләт ветеринария  идарәсе башлыгы  урынбасары    Айрат Гәрәев һәм  башка җаваплы  затлар  катнашты. 

23 июльдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов  авыл  хуҗалыгын  үстерү  һәм  авыл  хуҗалыгы  продукциясе,  чимал һәм  азык-төлек   базарларын  җайга  салу  буенча  дәүләт программасын  үтәү  темасына  түгәрәк  өстәл  уздырды.  Түгәрәк  өстәл  эшендә  шулай  ук   Россия  ашлык   берлегенең  Үсеш  департаменты  директоры    Сергей Турин, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының хөкүмәтара  комиссиясе  әгъзасы Лев Дубсон, «Татагролизинг» АҖ  генераль директоры,  Татарстанның фермерлар  һәм крестьян хуҗалыклары    ассоциациясе  рәисе    Камияр Байтемиров,  республиканың  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  һәм  иҗтимагый  оешмалар  вәкилләре  катнашты.  

Бу  атнада   Татарстанда  урып-җыю эшләрен оештыру, көзге  культураларны  чәчү,  туфракны  төп  эшкәртү,  орлык  салу    буенча  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  Илдус Габдрахманов һәм      Тәлгать  Таһирҗанов җитәкчелегендәге    зона  семинарлары  башланды.   Семинарлар эшендә  районнар  башлыклары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары,  “Россельхозцентр”ның  Татарстан  Республикасы  буенча  идарәләре  белгечләре, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм  КФХ җитәкчеләре,  шулай  ук  хуҗалыклар    агрономнары  актив  катнаша. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  14 – 18  август  көннәрендә  “Казан ярминкәсе” күргәзмә  үзәге  территориясендә  узачак  азык-төлек  продуктларының  беренче  махсуслаштырылган  «Натураль продуктлар  ярминкәсе» күргәзмәсендә  катнашырга  чакыра.  

Фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерүгә  ярдәм  мәсьәләләрен  23  июльдә  районнарның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  катнашында    видеоконференция режимында     узган киңәшмәдә карадылар,  ул  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары      Ришат  Хәбипов  рәислегендә  узды. 


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Нурлат  районының  «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә  шундый    принцип  буенча  800 тонна  яссылатылган  арпа әзерләнгән.   Болар  -  КФХ Сөләйманов А.И. һәм    «Южный» АФ ҖЧҖ,  аларда   400әр тонна  шундый  ашлык  әзерләнгән.   якын  араларда  Мамадыш  һәм  Апас районнарында  да  арпаны   шулай  әзерләү  башлана.  

Бу  хакта  бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   республика  районнары  белән     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  сөйләде.    Зәй районы көзге  боңдайны  җыюга  кереште,  Буа районы -  борчак  җыюга,     ә  Азнакай, Аксубай, Апас һәм  Нурлат  районнары    арпа  җыюга керештеләр.  Республика буенча  барысы     4 000 тонна  ашлык  суктырылган, уртача  уңдырышлылык  - 36,5 ц/га.

22 июльдә Зәй  районында  28  гектар  «Скипетр» көзге  бодай  кишәрлегендә  беренче  урып-җыюны  сынап  карадылар.    119 тонна  ашлык  суктырылды  инде.  Контроль  суктырудан  күренгәнчә,  уңдырышлылык  -  42,5 ц/га.

Бу  елның  язында  һәм  җәй  башында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына, яңа  эш  башлаучы  фермерларга һәм  гаилә  фермаларына грантлар  бирү  буенча  конкурслар  узды.    Конкурс   комиссияләренең  утырышы Интернет  челтәрендә  турыдан-туры  трансляцияләү  юлы  белән  ачык  режимда  узды. Грант алучыларга  акчалата сертификатлар тантаналы  рәвештә  Татарстанда Кыр көне – 2019  чаралары  узганда  тапшырылды.   Шуннан соң әле  бер  айга  якын  гына  вакыт үтүгә  дә карамастан,   грант алучылар   үз  проектларын  актив  рәвештә  гамәлгә  ашыруга  да  керештеләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International